news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төмәндә Сөнгатулла Бекенинның «Белик туган телебезне» дигән китабы чыкты

news_top

Тормыш юлы мәктәп, укучылары белән бәйле булган ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенинның «Белик туган телебезне» дип аталган китабы чыкты. 50 данә белән Тубыл шәһәре «Полиграфист» типографиясендә басылган китапны Сөнгатулла Хәкимҗан улы укучыларына таратты. Бу турыда Төмәннең «Яңарыш» газетасында хәбәр итәләр.

Шигырьләр җыентыгында авторның шәһәрдә яшәп иҗат иткән, күренекле шәхесләргә багышлап язылган, Бөек Җиңү көненә, илебез сакчыларына багышланган шигырьләре кергән.

Сөнгатулла Бекенин күп еллар себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлый, шигырьләр сөйли. Шуңа күрә, ветеран укытучы үзенең иҗатташ дусларына багышлап шигырьләр язган.

Җыентыкта өлкә газетабыз «Яңарышк»ка дип иҗат иткән шигырьләрен дә укучылары яратып укыйлар. Сөнгатулла Бекенин тормыш иптәше Заһидә апа белән илебез патриотлары булып, туган телләрен саклап, татар теле һәм әдәбиятын белеп, яшьләргә үгет-нәсихәтләрен, теләкләрен теләп яшиләр, дип яза Римма Умитбаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар