Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында, Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә «Илһам» балалар бию ансамбленең 5 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган «Илһам ритмнары» дип исемләнгән отчет концерты узды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары, туганнары матур чәчәк бәйләмнәре тотып килгәннәр иде. Алар ансамбль җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдиновага үзләренең чиксез хөрмәтен һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Чараны Гөлфирә Шәмсетдинова үзе алып барды.
Кунакларны сәламләгәннән соң ул болай диде:
– Быел коллективыбызның горурлану һәм шатлану өчен сәбәбе бар – без бишьеллык юбилеебызны билгеләп үтәбез! Бергә үткән бу юл бай, якты һәм бик мөһим иде. Биш ел эчендә безнең ансамбль чын иҗади гаиләгә әверелде. Без шәһәр мәйданчыкларында чыгыш ясап кына калмадык, конкурсларда призлы урыннар яуладык, фестивальләрдә һәм бәйрәмнәрдә тамашачыларны халык биюләре белән сөендердек, аларга шатлыклы хис-кичерешләр һәм илһам бүләк иттек. Һәр бала биюче буларак кына түгел, шәхес буларак та үсте: командада эшләргә, сәхнәдән курыкмаска, яңа үрләргә омтылырга өйрәнде.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар һәм үзәк җитәкчебез Гөлнара Хисмәтулла кызы, балаларга ярдәм иткәнегез һәм аларның сәләтенә, уңышына ышанганыгыз өчен зур рәхмәт. Ә минем балаларыма тырышлыклары, җаваплылыклары, максатчанлыклары һәм укытучыны тыңлаганнары өчен аерым рәхмәт белдерәм. Алда – яңа чыгышлар, конкурслар һәм, әлбәттә, зур хыяллар.
Быелгы уку елында Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкчелегендә «Илһам» бию ансамблендә 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган 50дән артык бала бии. Яшьләренә карап, биючеләр 3 төркемгә бүленгән. Алар барысы да «Этнос» үзәгенең Кырынкүл авылындагы 4 нче корпусында шөгыльләнәләр. Балаларның күбесе – башлангыч сыйныф укучылары.
Ансамбль репертуарында төрле милләт халыкларының биюләре каралган, шулай да татар биюләре өстенлек итә. Төбәктә яшәүче халыкларның биюләрен башкарганда, балалар милли киемнәрдә чыгыш ясыйлар. Костюмнарның эскизларын Гөлфирә Шәмсетдинова үзе сайлый, аннары ата-аналар белән берлектә тегәләр.
5 ел эчендә «Илһам» бию ансамбле үзен шәһәребездә генә түгел, ә регионара күләмдә танытты. Мәсәлән, 2025 елда шәһәрнең 52 нче мәктәбе оештыруында алар Ингушетия, Төньяк Осетия һәм Чечняда узган «Алтын бөркет» халыкара конкурсында катнашып, призлы урыннар алып кайттылар.
«Илһам» бию ансамбленең киләчәккә планнары зур. Гөлфирә Хәмитулла кызы тәҗрибә туплау максатында балаларны күбрәк башка шәһәрләргә, регионнарга алып чыгу, күренекле биючеләрнең чыгышларын күрсәтү, алар белән якыннан аралашу, мастер-класслар оештыру турында хыяллана.
Юбилей концерты барышында биючеләр тамашачыларга уку елы дәвамында булдырылган иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә милләтара дуслыкны ныгыткан төрле халык биюләре башкарылды. Алар – һәр милләтнең тарихын, холык-фигылен һәм мәдәниятен чагылдыручы кабатланмас сәнгать. Яшь биючеләребезнең тырышлыгы һәм осталыгы белән бу биюләр сәхнәдә яңа сулыш ала, милли киемнәр, музыка һәм хәрәкәтләр аша тамашачыга зур рухи байлык бүләк итә.
Һәр чыгыш – уртак тырыш хезмәт, йөзләрчә репетиция, яңа идеяләр эзләү һәм, әлбәттә, биюгә зур мәхәббәт нәтиҗәсе.
Чыганак: Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы, Рәүфә Кангазина