news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төмән өлкәсеннән Флора Апсатарова: «Улым төзегән мәчеттә дога кылырга мөмкинлегем бар»

news_top
Төмән өлкәсеннән Флора Апсатарова: «Улым төзегән мәчеттә дога кылырга мөмкинлегем бар»
Фото: "Яңарыш" газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.

Сугыш чоры балаларына хәзер 80-85 яшь. Кем белән генә сөйләшсәк тә, алар: «Без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын», – диләр. 80 яшендәге Флора Апсатарова – тормыш арбасын җигелеп тарткан буын вәкиле. Лаеклы ялга чыгып Ханты-Мансийск шәһәреннән туган авылы Бәеккә кайтып гомер кичерә ул. Флора апа белән безнең танышу 20 еллар элек булды. 80 яшендәге хезмәт ветераны – дин юлында булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белгән, хөрмәт иткән милләттәшебез.

Флора Апсатарова Төмән өлкәсендә беренче өлкә татар фольклор фестивалендә катнашып финалга чыга, лауреат дипломы белән бүләкләнә. Сагынып, ул елларны, оештыручыларны искә ала. Өлкә күләмендә узган III «Себер бавырсагы» фестивалендә Прииртышский авыл җирлегеннән катнашучылар белән чыгыш ясап диплом белән бүләкләнә. Татар мәдәнияте көннәрендә Полуяново авыл клубында Муса Җәлил шигырьләрен сөйли. Татар телендә чыгып килгән тапшыруларда Себер якларында ничек Сабантуй һәм башка милли бәйрәмнәребез үткәрелгәне турында хатирәләре белән уртаклашып, теләкләрен теләп калган якташыбыз. Борынгы сандыкларда күңел җылысы сакланган корамаларын, авыл халкы өчен кирәкле җиһазларны күрсәтеп, сөйләп бирүче апаларның берсе дә ул.

Флора Азис кызы, яшьлек һәм хезмәт юлын искә алып: «Күп балалы гаиләдә беренче бала булып тудым. Әтием сугыш ветераны иде. Хуҗайлан, Вагай мәктәпләрендә, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә белем алдым. Күп балалы гаиләдә үскәнгә, укуны дәвам итү мөмкинлеге булмады. Тормышка чыгып, яшьтән үк эшли башладым. Тормыш иптәшемнән ярдәм булмаганга, тормышым хезмәттә үтте.

Ханты-Мансийск шәһәре хастаханәсендә лаеклы ялга чыкканчы эшләдем. Шәхси тормышымда улларым Роберт, Альберт, оныкларым белән бәхетлемен. Гаиләләре белән исән-имин яшәсеннәр. Бер урында 40 елдан артык эшләп, «хезмәт ветераны» исемен алып, лаеклы ялга чыктым. Аллаһыга шөкер итеп яшим. Өлкәнәйгән көнемдә туган авылымда яшим, улым төзегән мәчеткә кереп дога кылырга мөмкинлегем бар», – диде.

80 яшендәге Флора апа Апсатарова – кызыксынучан, милләт җанлы кеше. Ул татарча газета-журналлар укый, дөнья яңалыклары белән кызыксына.

Еллар узган саен, сугышта катнашкан ветераннарның, сугышның ачысын татыган тыл хезмәтчәннәренең, сугыштан соң авыр елларны балачагы узган буын вәкилләренең хатирәләрен тыңлап, аларның сабырлылыгына, түземлелегенә сокланасың. Булганына шөкер итеп, канәгать, рәхмәтле булып яшәгән Флора апага исәнлек-саулык телибез. Ул «Яңарыш»ны да яратып укуы, һәр санын көтеп алуы турында да әйтте.

Чыганак: Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасы, Римма Умитбаева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар