Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте республика халкына 9 гыйнварда көтелгән томан һәм бозлавык шартларында куркынычсызлык чараларын искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Шоферларга ерак араларга чыкмый торырга һәм юлда кискен хәрәкәтләр ясамаска киңәш ителә. Автомобиль хуҗалары истә тотарга тиеш: томан ераклыкны дөрес бәяләргә комачаулый. Мондый һава торышында гадәттәгедән акрынрак бару, автомобильләр арасындагы дистанцияне арттыру һәм тормозга мөмкин кадәр салмак басу зарур.
Җәяүлеләргә дә аеруча сак булырга, бигрәк тә юл аша чыкканда яки машина юлы янында булганда игътибарны арттырырга кирәк.