Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм көчле җил вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Мондый һава шартларында реклама такталары, юл билгеләре һәм агачлар астына сыенмаска киңәш ителә.
Шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска һәм өлкән кешеләргә, авыруларга ярдәм итәргә кирәк. Гадәттән тыш хәл булган очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: бүген кич һәм иртәгә Татарстанда җил көчәеп, 18 м/с кадәр тизлектә булуы көтелә. Шулай ук көннең икенче яртысында республиканың көньяк районнарында томан төшү ихтимал, күз күреме 500 метрга кадәр кимергә мөмкин.