Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төмән-Адлер поездында 12 яшьлек кыз үлгән, 124 бала хастаханәдә

news_top_970_100
Төмән-Адлер поездында 12 яшьлек кыз үлгән, 124 бала хастаханәдә
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Төмән-Адлер поездында баручы балаларның температурасы күтәрелгән. 12 яшьлек кыз үлгән, 124 баланы инфекция хастаханәсенә салганнар. Луганск халык республикасыннан килгән бу балаларның 15енә «грипп» диагнозы куйганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

125 бала Луганскидан Төмәнгә «Олимпийская ребячка» лагерена ял итәргә килгән. Алар 1 атна лагерьда булган. 19 декабрьдә балаларны Төмән-Адлер поездына утыртып, өйләренә озатканнар. Төркемне 11 өлкән кеше, шул исәптән ике медицина хезмәткәре озата барган.

«19 декабрьдә 9.30 сәгатьтә алар китте. Смена вакытында медицина хезмәткәрләре көненә 3 тапкыр термометрия ясады, киткәндә барысын тикшерделәр, барысы да сәламәт иде», – дигән лагерь директоры Елена Шептун.

Поездга утыргач, икенче көнне 12 яшьлек кызның температурасы күтәрелә. «Температураны төшерделәр, тик кичкә кабат хәле начарланды. Реанимация чаралары ярдәм итмәде, кыз үлде», – дигән ЛХР сәламәтлек саклау министры Наталия Пащенко.

Бу вакытта поезд Пензада була. Калган балалар да хәлсезлеккә зарлана. 65 баланың температурасы күтәрелә. 21 декабрьдә поезд Саратов өлкәсенең Балашов шәһәренә килә. Биредә балаларны Саратов хастаханәсенә салалар.

«Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе поездда бала үлеме буенча җинаять эше ачты», – дигәннәр Россия Тикшерү комитетында.

Саратов губернаторы Роман Бусарган хәбәр иткәнчә, 60 балада ОРВИ билгеләре, 15ендә А гриппы расланган.

«А гриппыннан шулай тиз үлмиләр. Гриппның бер сиптомы югары температура булса да», – дигән ЛХР терапевты һәм отоларингологы Александр Кувенев.

ТАСС белешмәсе буенча, Төмән-Адлер поездында барган 124 бала хастаханәдә. Саратов өлкәсе сәламәтлек саклау министры Олег Костин сүзләренчә, балаларның бер өлеше ОРВИ белән авырый. Авыр хәлдәгеләр юк. «124 бала хастаханәдә. Нормаль хәлдә, адекват. Бу – контроль чара, аларны табиблар карый. Бер өлеше ОРВИ белән авырый», – дигән ул.

Аның сүзләренчә, 60 балада ОРВИ, температуралары 38 градустан югары түгел. Балаларга 12-14 яшь. Озата баручы өлкәннәр арасында авыручылар юк.

«Төркемдә 125 бала булган, поездда 12 яшьлек кыз үлгән», – диелә ТАСС хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100