Томалап пешерелгән йорт куяны ите
Йорт куяны ите диетик һәм дәвалау үзлегенә ия. Куян итен балалар, өлкәннәр, бәби көткән хатын-кызлар да курыкмыйча ашый ала. Анда аксым, магний, фосфор, калий, кальций, төрле витаминнар бар, ә май юк диярлек. Бу диетик итне төрле соусларда, шулпада, каймакта томалап пешерәләр.

Итнең ике ягын да майда кыздырып алырга, аннары кәстрүльгә ит күмелер-күмелмәс шулпа, ярымбоҗралап суган, кишер турап салырга, тоз һәм борыч сибәргә дә сүрән утта томалап пешерергә. Шулай ук лавр яфрагы, канәфер, сарымсак, яшел тәмләткечләрдән петрушка, укроп, базилик кулланырга мөмкин.

Гарнирга дөге, макарон, бәрәңге боламыгы, җәйге салат белән бирергә мөмкин.

