Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томалап пешерелгән ит рецепты

news_top_970_100
Томалап пешерелгән ит рецепты

Җайлы итеп ит пешерү ысулын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 1 кг сыер ите, 400 г суган, 50 г су, 100 г сыер мае (ит майлы булмаса).

Төрле тәмләткечләр: 1 бал кашыгы тоз, ярты бал кашыгы төелгән кара борыч, әз генә татлы кызыл борыч, 2 бал кашыгы лимон согы һәм 3-4 тырнак сарымсак.

Итне эрерәк итеп шакмаклап турарга да, төбе әз генә сыек май белән майланган казанга салырга. Шуның өстенә боҗралап туралган суган өстәргә. Әгәр ит майлы булмаса, бераз сыер мае өстәргә кирәк. Ит һәм суган өстенә 50 г су салып, (болгатырга кирәкми) капкачын ябып, әкрен утта 1 сәгать пешерергә.

Бер сәгатьтән соң итне болгатып, тоз, кызыл һәм кара борыч, лимон согы һәм туралган сарымсак салырга да итне тагын 1 сәгать томалап пешерергә. Шул вакыт эчендә итне берничә тапкыр болгатып алырга, тәмен татып карарга да мөмкин.

Ит янына үзегез теләгән гарнир пешерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100