Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тольяттига чит илдән кунакка килгән ун яшьлек кыз стоматолог кабинетында үлгән

Мәрхүмә кыз әтисе белән Казахстаннан туганнарына кунакка килгән. Тольяттида теше сызлагач, баланы шәхси клиникага дәваларга алып баралар.

news_top_970_100
Тольяттига чит илдән кунакка килгән ун яшьлек кыз стоматолог кабинетында үлгән
https://pixabay.com

Тольяттида шәхси стоматология клиникасында ун яшьлек кыз бала вафат булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 8 августта Тольяттидагы шәхси клиникаларның берсендә ун яшьлек кызның тешендәге кариесны дәвалыйлар. Моның өчен ингаляцияле анестезия аппаратын кулланалар. 

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, наркоз бирүне туктатканнан соң, баланың йөрәк ритмы бозылуы ачыклана. Реанимация чаралары нәтиҗә бирми, бала вафат була.

Тольятти районара үзәк тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Экспертизалар билгеләнгән.

Икенче сыйныфта укучы Аня (исеме үзгәртелә) әтисе белән Казахстаннан Тольяттига туганнарына кунакка килә. Мәктәптә укулар беткәч, алар әтисе белән җәйге ялны биредә уздырмакчы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кызганычка каршы, Аняның теше сызлый башлый. Кыз стоматологлардан бик курка. Шуңа күрә туганнары шәхси клиника таба. Яшь, матур табиблар, яхшы сервис — бар да идеаль кебек тоела.

8 августта кичке дүрттә Аняны теш табибы кабинетына алып кереп китәләр. Башта бар да тыныч була. Бераздан табиблар йөгерешә башлый, озак та үтми бала үлә.  Аняның мәетен экспертизага биргәннәр. Стоматология клиникасында әлеге вакыйга турында сөйләүдән баш тарттылар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100