news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тольяттида турнир вакытында комага киткән боксчы егет үлгән

Арест Саакян ике атна комада яткан.

news_top
Тольяттида турнир вакытында комага киткән боксчы егет үлгән

Тольяттида турнир вакытында боксчы Арест Саакянны нокаутка җибәрәләр, ул комага китә һәм ике атнадан соң үлә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Ярышны оештыручылар сүзләренчә, Саакян әлеге турнирдагы травма сәбәпле үлмәскә дә мөмкин. Оешма вәкилләре сүзләренчә, егет иске травмасы аркасында вафат була. «Якынча белешмә буенча, турнирда көрәшнең фаҗига белән тәмамлануы спортчының элеккеге травмасы аркасында булган», диелә аларның гаризасында.

Оештыручылар да, Россия бокс федерациясенең Самара өлкәсе спортчылары да мәрхүмнең гаиләсенә ярдәм итә.

Саакян 2021 елның 26 декабрендә турнирда чыгыш ясый. Бер мизгелдә ул башына суктыра. Шуннан соң спортчыны хастаханәгә озаталар. Табиблар аның өченче дәрәҗә комада булуын ачыклый. Егет комадан чыга алмыйча, 7 гыйнварда вафат була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар