news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тольяттида сукбай этләр өере кешеләрне талый

Кыз балага берьюлы җиде эт ташланган, нәни малайны олы ир-ат кына коткарып калган.

news_top
Тольяттида сукбай этләр өере кешеләрне талый
"Татар-информ"

Тольятти шәһәренең Шлюзовой микрорайонында сукбай этләр бер атна эчендә ике тапкыр кешеләргә ташланган. Агрессив хайваннар балаларны сайлый. Бары тик олылар килеп чыкканга гына, сабыйлар исән кала. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

5 декабрьдә 9 яшьлек кызга берьюлы җиде эт ташланган. Башта берничә эт кызга таба килә, шул вакытта арткы яктан тагын бер эт килеп чыга. Алар сабыйны аяктан ега. Бала кышкы киемнән булганга гына, аңа тирән яралар ясый алмаганнар. Олы кешеләр килеп чыгып, сукбай этләрне куып җибәргән. Этләр баланың иңбашын яралаган. Аңа котыру чиреннән укол кадаганнар.

10 декабрьдә шул ук микрорайонда этләр чирүе 15 секунд эчендә баланы ботарлап ташлый язган. Узып баручы ир-ат килеп җитеп кенә, малайны коткарган. Видео кадрларында этләр баланы аяктан егуы күренә.

Россия Тикшерү комитеты бу очракларны тикшерә. Тольятти шәһәр думасында сукбай этләр проблемасы турында сөйләшкәннәр. Биредә йөзләрчә эт чирүе йөри, дип сөйләгән бер депутат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар