news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тольяттида «Сөембикә» татар теле һәм мәдәнияте клубында «Шүрәле» әсәре белән таныштылар

news_top

Тольятти шәһәренең «Сөембикә» татар теле һәм мәдәнияте клубында чираттагы очрашу узды. Чара «Уңышка илтүче тел» программасы кысаларында оештырылды. Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр итәләр.

Очрашу барышында клубның алдагы уку елына эш планы белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук үткән темаларны кабатлады һәм вариантлар буенча мөстәкыйль эш башкарды. Очрашуда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына да игътибар бирелде.

Катнашучылар шагыйрьнең танылган «Шүрәле» әсәре белән танышты. Очрашуда шулай ук татар халык әкиятләре мотивлары буенча Мариин театрында «Шүрәле» балеты куелуы турында сөйләштеләр.

Киләсе очрашуларда да татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүне дәвам итү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар