Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тольяттида машина бәрдергәч, бала ун метрга очып киткәнен видеорегистратор төшергән

LADA Largus машинасы белән 61 яшьлек ир-ат идарә иткән.

news_top_970_100
Тольяттида машина бәрдергәч, бала ун метрга очып киткәнен видеорегистратор төшергән

17 мартта Тольятти шәһәрендә юл аша йөгереп чыгып баручы 8 яшьлек баланы LADA Largus машинасы бәрдергән. Юл һәлакәтен видеорегистратор төшереп торган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

ЮХИДИ биргән видеода юл аша башта бер малай чыгып китүе күренә. Машина белән идарә итүче 61 яшьлек ир-ат тизлеген киметми. Шуннан соң юлга тагын бер бала йөгереп чыга.

Машина белән идарә итүче ир-ат вакытында тормозларга өлгерми, ул баланы бәрдерә, бала исә ун метрлап ераклыкка очып китә.

Полиция белешмәсе буенча, баланың башы имгәнгән, аны хастаханәгә салганнар. Баланың хәле турында хәбәр ителми.

Машина йөртүчегә карата административ эш ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100