Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тольяттида ике магнит кисәге йоткан җиде яшьлек бала чак кына исән калган

Сабыйның ашказанының стенасы ике магнит арасына кысылган һәм яра үлекли башлаган.

news_top_970_100
Тольяттида ике магнит кисәге йоткан җиде яшьлек бала чак кына исән калган
https://pixabay.com/

Тольятти шәһәренең 5нче хастаханәсе табиблары магнит кисәкләре йоткан балага ярдәм итә. Тәҗрибәле белгечләр булмаса, бу хәл фаҗига белән тәмамлану ихтималы була. Бу турыда Тольятти сайты хәбәр итте.

«Пациент — 7 яшьлек малай иде. Ул башта бер магнит йота, аннары өч минут узгач тагын бер магнит кисәген йотып җибәрә. Бала ни сәбәпле шулай эшләгәне билгесез. „Йотасы килде“, ди ул. Бала-чага кызыксынуы инде, тик „эксперимент“ нәтиҗәсе бик җитди була», — дип сөйли хирургия бүлеге җитәкчесе Валентин Шанцын.

Бала магнит йоткач, ярты сәгать эчендә әнисе аны хастаханәгә алып килә. Корсак куышлыгына рентгенография ясаганда магнитлар күренә. Алар бер-берсенә ябышкан. Магнитларны чыгару өчен ашыгыч күрсәткечләр булмый, бу кисәкләр өч көн дәвамында үзләре табигый юл белән чыгар дип фаразлана. Ләкин өч көннән соң магнитлар чыкмый. Алар урыннан кузгалмавы ачыклана.

Табиблар эндоскопия ясарга җыена, операция ясарга кирәк булуы ихтималын исәпкә алып, балага наркоз бирәләр. Эндоскопия вакытында чыннан да операция ясау ихтыяҗы туа. Магнитлар бер-берсенә ябышкан вакытта ашказанының лайлалы тышчасының бер өлеше дә арага кысылган. Бу урын үлекли башлаган.

Хирурглар лапаротомия операциясе ясый. Алар магнитларны ала, ашказанының яраланган өлешен тегеп куялар. Аннары бала шактый вакыт дәвамында дәвалана. Хәзер ул терелә башлаган инде.

Табиблар әти-әниләргә мөрәҗәгать итә: чит предмет йоту — куркыныч, бу шаярту түгел. Кеше хатасын кабатламагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100