Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тольяттида баласы белән өенә кайтып килгән иргә һөҗүм иткәннәр

Бала җитәкләгән ир-атка җинаятьчеләр төрле сүзләр әйтеп, бәйләнә башлаган.

news_top_970_100
Тольяттида баласы белән өенә кайтып килгән иргә һөҗүм иткәннәр
Тольяттида ике ир-ат балалы иргә ташланганнар. Хәл Гай урамы 10нчы йорттагы подъездда 3 март көнне булган. Вакыйганы күзәтү камералары төшереп алган. Һөҗүм сәбәпләре билгесез, дип яза "Комсомольская правда".

- 16 сәгать 08 минутта подъездга кереп баручы ир-атны һәм баланы күзәтү камералары төшереп алган. Алар шушы ук подъездда яши. Бала белән ир  артыннан ук подъездга тагын бер ир-ат кергән. Ул керешкә үк балалы ир-атка төрле сүзләр әйтеп бәйләнә башлаган. Аның артыннан ук подъездга тагын бер ир-ат кергән. Ә бер кеше подъезд төбендә калган, - дип сөйләгәннәр журналистка "Безопасный город" сак хезмәтендә.

Бер минуттан ир-атларның берсе подъездан чыккан һәм канап беткән кулын кар белән чистарта башлаган, шуннан соң кабат подъездга кергән. Тагын бер минуттан өч ир-ат та йөгереп киткәннәр.

Тагын бер минуттан подъездан зыян күргән ир-ат, баласы һәм шушы подъездда яшәүче берничә кеше чыккан. Зыян күрүченең куллары канга баткан булган. Хәзер ул полициягә гариза язып, һөҗүм итүчеләрне эзләтергә тели, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100