Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тольятти моргында мәетләрне мәсхәрәләгәннәр

Акча түләмәгән очракта, мәетне батарея янында саклаганнар, суыткычка куймаганнар.

news_top_970_100
Тольятти моргында мәетләрне мәсхәрәләгәннәр
https://pixabay.com

Тольяттида морг хезмәткәрләре мәетләрне мәсхәрәләгән. Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерә башлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Учреждение хезмәткәрләре мәетләрне саклау, тиешле документларны әзерләү һәм мәетне бирү вакытын кыскарту өчен законсыз рәвештә акча таләп иткән», — диелә ведомство хәбәрендә.

Тольятти моргында эшләүче хезмәткәрләрнең мәетләрне махсус рәвештә бозганы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралган.

Социаль челтәрләрдә чыккан хәбәрләрдән аңлашылганча, морг хезмәткәрләре мәетне саклау, аны яру һәм әзерләү өчен акча таләп иткән. Акча түләмәгән очракта, мәетне батарея янында саклаганнар, суыткычка куймаганнар. Моннан тыш, видеода мәетләрнең капчыкларда теләсә-кайда ятуы күренә.

Тольятти башлыгы Николай Ренц сүзләренчә, Интернетта чыккан кадрларны күреп, ул бик ачуланган, «вакыйганы җентекләп тикшерергә» кушкан. Аның сүзләренчә, мәетләрне саклау өчен шартлар тудырылмау сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Морг хезмәткәрләре өчен гуманлылык һәм хөрмәт беренче урында булырга тиеш, дип саный ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100