Тол хатын: «Үземә пулемет тоткычы сатып алам, ә сиңа – алкалар. Ярыймы, Гөлнурым? – диде»
Узган язда, 20 мартта, махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Казан егете, ефрейтор Марат Касыймов хезмәттәшләре һәм гаиләсе хәтерендә, үз пулеметын, тәртипне, малайларын яратучы булып, мәңгегә 35 яшьтә калачак.
Марат Касыймов Росгвардиянең Казандагы 26нчы махсус билгеләнештәге отрядында хезмәт иткән. Хәзер аның исеме һәлак булган 26нчы отряд хезмәткәрләре монументына уеп язылган. Марат Касыймовка хәрби бурычын намус белән ахыргача үтәве өчен Батырлык ордены тапшырдылар.
Марат Касыймовның хатыны Гөлнур яраткан ире, аның гадәти булмаганнары хыяллары, әти кешенең 2 кечкенә улын ничек яратканлыгы турында сөйләде. Гөлнурга хәзер 37 яшь. Ә пулеметчы Марат Касыймов мәңгегә аның хәтерендә 35 яшендә калачак.
Без аның белән очраклы рәвештә таныштык, һәм бу очрашу мәңгелеккә булып чыкты. Менә шулай да була икән! Безнең икебезнең дә һөнәрләребез катлаулы: мин – патруль-пост хезмәтендә полиция хезмәткәре, ул – хәрби. Ләкин аралашуның беренче көннәрендә без бер-беребездән, әйтерсең лә, сүз куешкан кебек, һөнәрләребез турында сорашмадык. Нигә кирәк? Безгә болай да бик рәхәт иде. Миңа ул шунда ук ошады – озын буйлы, кыю. Чын ир-ат! Матур! Мин дә кыска буйлы кеше түгел, ә ул миннән дә озынрак! Ышанычлы, тыныч, үз-үзенә ышанган. Һәм кайгыртучан! Без 2015 елның 2 июнендә очраштык, бераздан ул мине үз гаиләсе, әти-әнисе белән таныштырды, без никах укыттык. Ә 2016 елның 6 августында туй үткәрдек. Бер елдан соң безнең беренче балабыз, яраткан улыбыз Айрат туды, – дип сөйли Гөлнур.
Пулемет һәм алтын алкалар турында
Марат хәрби хезмәткәр һөнәрен бик ярата, подразделениедәге иптәшләре турында горурланып сөйли, бу, аның сүзләре буенча, аның икенче гаиләсе була. Үзенең коралына бик җентекләп, сак һәм зур хөрмәт белән карый, – дип сөйләвен дәвам итә ире турында аның тормыш иптәше Гөлнур.
Хәрби белгечлеге буенча Марат – пулеметчы. Аның пулеметы һәрвакыт яхшы эш хәлендә була. Һәрвакыт! Марат аны даими рәвештә чистарта, сүтеп җыя һәм яңарта. Әйе, әйе! Мәсәлән, ул Мәскәүдәге махсус кибеттән пулеметын яхшырту өчен кирәкле әйберләргә заказ бирә торган булган. Әлбәттә, үз акчасына.
Дөрес, миңа бу сатып алулар турында башта бернәрсә дә әйтмәде, соңрак ачыкланганча, ул моның өчен акча җыйган булган. Әлбәттә, болар барысы да – кирәк әйберләр. Туйдан соң без берничә көнгә Мәскәүгә ял итәргә киттек, ә ул анда шул кибеткә барды, заказларын алгач шундый шатланды! Болар, әлбәттә, гаилә бюджетыннан алынды. Ләкин Марат мине шунда ук тынычландырды: «Мин үземә пулемет өчен тоткыч сатып алам, ә сиңа алкалар сатып алабыз. Алтын! Барысы да тигез, гадел булсын өчен... Ярыймы, Гөлнурым? Яратканым? Килештекме?». Килештек, дип җавап бирдем. Ә мин аңа тагын нәрсә дип җавап бирә алыр идем? Мин бит аның сайлаган һөнәренә, кирәкле җиһазларны сайлап алуга нинди җаваплылык белән каравын күрәм. Әлбәттә, без үзара килештек, моны әйтеп торасы да юк.
Без Мәскәү буйлап йөрдек, истәлекле урыннарны карадык, сәяхәт иттек. Ә минем Марат, шул ук хәрби әйберләр кибетендә зууур рюкзак сатып алды. Башыннан да биегрәк. Шуның белән тауларда йөрер өчен. Юк, туристлык походларына түгел. Аларның отрядында вакыт-вакыт Төньяк Кавказга, Чечен Республикасына командировкалар була иде.
Төньяк Кавказны чистарту турында
Бу вакытта Төньяк Кавказ инде тынычланган иде бит, ике чечен кампаниясеннән соң. Алар әле дә тауларны банда формированияләре калдыкларыннан чистартуны дәвам иттеләрме?
Юк, Чечняда алар тауларны бандитлардан түгел, ә бу сугышлардан бирле шартламый калган бомба, снаряд, мина калдыкларыннан чистарталар иде. һәрхәлдә, ул шулай дип сөйләде. Алар тауларда йоклаганнар. Марат сүзләренчә, биек таулардагы төннәр, гадәттә, бик салкын, шуңа күрә ул бу командировкалар өчен үзенә яхшы йокы капчыгы сатып алды. Махсус зур рюкзагы да бик кирәк булып чыкты – аңа бар әйбере дә сыйды! Шул исәптән яраткан пулеметы өчен кирәкле әйберләре дә.
Сүз уңаеннан, Маратның тагын бер яхшы үзенчәлеге бар иде – пөхтәлек һәм һәр нәрсәдә тәртип саклау. Ул һәрвакыт үзенең «командировка» рюкзагына әйберләрен үзе җыярга ярата иде. Барысын да шулкадәр пөхтәләп тутыра иде! Аңа командировкада кирәк булачак бар нәрсәне дә онытмыйча сыйдырыр өчен! Ә моның өчен алдан ук кирәкле әйберләр исемлеген төзи иде.
Беренче балабыз Айрат туганнан соң 3 ел узгач, 2020 елда безнең икенче балабыз туды. Аңа Маратның дусты һәм хезмәттәше хөрмәтенә Марсель дип исем куштык.
Сирия, зур хәрби бәрелешләргә әзерлек сыман
Ә 2021 елның язында алар отряд составында Сириягә киттеләр. Бу – иң беренче һәм иң әһәмиятле командировка булды. Марат анда барырга бик теләде. Алар бик җитди әзерләнделәр, әмма Марат, гадәттәгечә, Сириядәге максатлары турында бер нәрсә дә сөйләмәде. Алар 3 айга киттеләр. Бик сирәк шалтыратты. Соңрак ул сөйләгәнчә, аларның подразделениесендә барысына бер телефон булган, шалтыратырга бик сирәк рөхсәт иткәннәр. «Барысы да яхшы, бездә барысы да әйбәт» – менә бөтен сөйләшү.
2021 елның көзендә аларның подразделениесе Сириядән кайтты. Маратка отпуск бирделәр, без ял иттек. Ләкин ул 2022 елның гыйнварында тагын бер мөһим, бәлки, авыр сәяхәт булачагы турында кисәтте. Хәзер без беләбез – кайда булганын. Минемчә, ул үзенең үләчәге турында инде белгән, ул моны хис иткән... Ни өчен шулаймы?
Чөнки ул куркыныч төшләр күрде. Ул алар турында сөйләргә теләмәде, бары тик: «Сугыш күрәм», – диде. Бу 2022 елның гыйнвары иде. Һәм ул миңа мондый сүзләр әйтте: «Әгәр мин үлсәм, сез, минем гаиләм, ач калмассыз, дәүләт страховкасы барысын да каплар».
Георгий тасмасы турында
Марат, үз Ватанының зур патриоты буларак, бу темага бик җаваплы, бик җитди карый иде. Бервакыт олы улыбыз Айрат георгий тасмасы белән уйный башлады. Марат аның янына килеп, кулыннан бу тасманы алды һәм катгый рәвештә: «Син нәрсә? Бу әйбер белән уйнарга ярамый! Бу – Бөек Ватан сугышы турында истәлек, безнең сугышчылар бу тасма белән безнең Ватаныбызны яклаган», – диде.
Аларның гаиләсендә сугыш турында истәлек изге булган. Аның әнисе ягыннан бабасы Ахтари Фәйзи 1939 елда хезмәт итәргә китә һәм Бөек Ватан сугышы башлануын 1941 елда армиядә каршы ала. 1945 елның сентябрендә генә кайта. Гаиләдә аны барысы да бик хөрмәт итә, Маратның бабасы соңрак мәктәп директоры булып эшли.
Ә минем Марат, мәктәп директоры булмаса да, мәктәп фәннәренең берсе – тарихны бик ярата иде. Мин үзем дә үз вакытында тарихны бик теләп өйрәндем, ләкин Маратның бу фәнне никадәр яхшы белүе шаккатыргыч иде! Ул бу тема буенча бик күп китаплар укыды! Аны, әлбәттә, һәр ир-ат кебек үк, яулап алу тарихы, сугышлар тарихы кызыксындыра иде. Ул бу тема буенча күп укыды, документаль фильмнар карады. Нәтиҗәдә, ул Балтийскида хезмәт иткәннән соң, Казанда урнашкан 5598нче хәрби часть белән контракт төзегән. Хәрби-хисап белгечлеге буларак «пулеметчы» белгечлеген сайлаган.
«Ике атнага гына Белоруссиягә барабыз»
2022 елның гыйнвар ахырыннан аларның отрядында хәрби әзерлек башланды. Аларны Лаеш районына җибәрделәр, алар анда урманда, кышкы палаткаларда яшәде, әзерләнделәр. Шуннан соң команда килә: 1 февральдә аларның отрядын командировкага җибәрәләр. Ә Марат бу вакытта көчле бронхит белән авырый иде. Әмма ул миңа: «Гөлнур, юк, мин калмаячакмын, мин барачакмын!» – диде. «Без Белоруссиягә барабыз, без анда озак калмыйбыз – якынча 2 атнага җибәрәләр», – дип аңлатты ул.
Китәр алдыннан Марат кибеткә барып, азык-төлек тутырылган 4 зур пакет белән кайтты. «Бу – сезгә ач утырмас өчен», – диде ул, миңа елмаеп. Ә минем ул вакытта эшем чыннан да бик күп иде – күкрәк имүче балабыз, икенче улыбыз белән утыра идем, әнием дә инсульттан соң өйдә ята, аны да карарга кирәк булды.
Һәм февральдә Марат үз отряды белән китте. Бик сирәк шалтыратты, бәлки, 1-2 генә шалтырату булгандыр. Соңгы шалтыратуы 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә булды. «Безгә хәзер телефоннан сөйләшергә ярамый, монда барысы да бик авыр, әмма минем өчен борчылмагыз, минем белән барысы да яхшы, тиздән кайтам».
24 февральдә яңалыклардан махсус операция башлануы турында ишеттек... Дуслары әйтүенчә, алар эшелон составында Белоруссиядән Украинага махсус хәрби операциягә киткәннәр.
26 февральдә алар Украинага килеп җитә, һәм алар юлда булганда күперне шартлаталар. Кыйпылчыклар аларның машинасына очып килә, 4 кеше – офицерлар, аларның отрядының башка хәрбиләре һәлак була. Ә Марат исән кала. Ул үлгән дуслары өчен бик нык борчыла. Чөнки, хезмәттәшләре сөйләгәнчә, аларның һәрберсе, абый белән эне кебек, бер-берсен яклап, иңне-иңгә куеп торалар. Алар икмәкнең һәр кисәген, шул вакытта кесәләрендә булган бар нәрсәне бүлешәләр – чөнки башта ризык, туклану белән зур проблемалар була.
Төннәрен йокламыйлар, окоплар казыйлар. Беренче ут астында калгач, аларның бөтен әйберләре шул машинада яна. Күбесе сикереп өлгерә, шунда ук яраланганнарга ярдәмгә ташлана. Иң мөһиме – исән калулары! Ләкин барысын да коткара алмыйлар. Алар ташландык йортта куна. Җитмәсә, бу бит – февраль, әле кыш, салкын ай.
Соңыннан, аларның подразделениесе төрле бурычларны үтәү өчен бүленгәч, бер егет украин телефонын таба, алар истәлеккә фотога төшәләр һәм Маратның дусты Володя миңа соңыннан бу фотоны тапшырды. Бу фотода минем ирем – арыган, пычрак, кырынмаган... Ә бит ул чисталыкны бик ярата иде, әйе, бик!
Ул анда тәмәке тарта башлады, ә ул минем беркайчан да тәмәке тартмады һәм бөтенләй эчмәде – һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Күрәсең, нервыланганга, тәмәке тарта башлаган.
Шул ук елның гыйнварында, 2022 елда, Яңа ел бүләге буларак, Марат миңа яңа телефон сатып алды, ә үзенә – PlayStation уен приставкасы. Ул аны үзе белән алып китте. Ләкин, күрәсең, инде әйткәнемчә, ул үлемен алдан ук сизенгән һәм хезмәттәше, дусты Володядан: «Әгәр үлсәм, бу уенчыкны балаларыма – улларыма бир. Тоткычны һәм прицелны да хатыныма тапшыр, зинһар!» – дип сораган. Контракты тәмамланып, Владимир өенә кайткач, безгә бу әйберләрне китереп тапшырды.
Маратның үләчәген мин дә алдан ук сиздем сыман, без бит һәрвакыт бер дулкында идек. 19 марттан 20 мартка каршы төндә шундый төш күрәм. Яхшы якты көн, мин урамда йөрим. Көтмәгәндә абынам һәм кинәт тирә-якка караңгы төшә! Бу көнне иртән Марат һәлак була... Күрәсең, аның авыртуын шул мизгелдә мин дә сизгәнмен. Уянгач, мин аңа телефоннан хәбәр яздым. Ләкин миңа беркем дә җавап бирмәде. 20 марттан соң мин һәркемгә яза, сорый башладым. Башта мондый мәгълүматлар барлыкка килде: 5 хәрби урманда хәбәрсез югалган. Ләкин минем Марат исәнме, юкмы – бу турыда беркем дә белми иде.
Аларның машинасында яраланган егетләрне Санкт-Петербург госпиталенә җибәрделәр, мин алар белән дә элемтәгә чыктым. Алар миңа аның хәбәрен тапшырдылар, ул вакытта ул әле исән иде, фото тапшырдылар, Марат кулдан анда: «Мин исән-сау, минем белән барысы да яхшы. Мин сезне бик нык яратам! Айрат, Марсель! Улларым! Сезне бик яратам!» – дип язган иде. Фаҗигале көнгә 1 атна вакыт калган булган. 20 мартта ул үлде.
Соңрак аның хезмәттәше Владимир сөйләгәнчә, Марат бу сугыш алдыннан, үз пулеметыннан тыш, тагын 2 пулеметны (чигенгәндә украин солдатлары ташлап калдырган трофей пулеметларны) тулысынча боекомплектлар белән җиһазландырган. Ул каты, авыр сугышка әзерләнгән. Дошман снаряды нәкъ аларның позициясенә килеп төшкән...
Шартлау дулкыны белән Марат һәм тагын 4 хәрби кораллары белән бергә һавага оча. Барысы да һәлак була... Кыйпылчык Маратның бронежилетын тишә. Һәм нәкъ йөрәгенә тия.
Ирем миңа хәрби хезмәтнең авырлыгы һәм үзенчәлеге турында беркайчан да сөйләмәде. Аның принцибы һәрвакыт үзгәрешсез калды – гаиләне борчымаска һәм аның турында кайгыртырга.
«Без һәрвакыт командировкаларда, һәм сиңа безнең нинди куркыныч урыннарда булуыбызны белү кирәк түгел. Мин теләсә кайсы вакытта үлә алам, безнең эшебез шундый. Син моңа әзер булырга тиеш», – диде Марат миңа. Мин моны кабул итәргә тырыштым. Котылгысызлык кебек, факт кебек.
Марат, пенсиягә чыккач, зур йорт сатып алачакбыз, дип хыялланган иде. Ә бу йортта, бүлмәләрнең берсендә, ул үз корал күргәзмәсен оештырырга теләде. Аның үзәге булып, үз хезмәте истәлегенә сатып алачак «учебный» пулемет торачак иде.
Без Маратны махсус операция зонасына озатып калган фатирда яшибез. Монда пулемет юк, әмма монда аның яраткан пулеметының тоткасы, төнге прицел һәм уен приставкасы саклана. Бу әйберләрне, ул үзе сораганча, безгә хезмәттәшләре алып килде. Марат хәрби хөрмәт күрсәтелеп, Казанның «Курган» зиратында, Геройлар Аллеясында җирләнде.
Ә хәзер бакчага йөрүче олы улыбыз Айрат миннән: «Ни өчен күп балаларны әтиләре алып китә, ә безнеке мине алырга килми?» – дип сорый. Һәм үзе үк җавап бирә: «Әтием яз җиткәч кайтачак».
Әйе, без дә хәзер бу язны көтәбез. Җиңүебезнең язын.
Владимир Дынник