Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тол калган ир-ат хатынын һәм баласын машина белән таптатып үтергән кызны гафу иткән

news_top_970_100
Тол калган ир-ат хатынын һәм баласын машина белән таптатып үтергән кызны гафу иткән
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru/

Башкортстанда Дарья Сорокина исемле хатын-кыз машина белән идарә иткән чакта, юл аша чыгып баручы хатынны һәм аның баласын бәрдереп үтергән. Хәзер мәрхүмә хатынның ире Дарьяны гафу иткән. Ир-ат Дарьяга җәза бирүләрен теләмәвен «Честно говоря» хәбәрчесенә сөйли. Аның сүзләренчә, авария саксызлык аркасында килеп чыга. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Бу – бәхетсезлек очрагы. Мин дә машина йөртәм. Мин аны гафу иттем», – ди тол калган ир-ат.

Башкортстанның Киров районы судында Дарья Сорокина эше буенча утырыш булды. Яклар килешү сәбәпле, аңа карата җинаять эшен туктату турында үтенеч канәгатьләндерелмәде, яңа утырыш 9 мартка билгеләнде. Дарьяны шартлы рәвештә дә, чын срокка да ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Былтыр октябрьдә суд, яклар килешү сәбәпле, 28 яшьлек бу хатын-кызга карата җинаять эшен туктату турында карар чыгара. Ул «машина белән идарә иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында ике кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләнә. Якынча белешмә буенча, бу хатын зыян күрүче якка 2,4 млн сум түләгән, эш материалларында шундый сумма турында язылган. Хатынны сак астыннан чыгарганнар.

Шулай да дәүләт гаепләүчесе бу карарны шикаять иткән. Республиканың Югары суды прокуратура дәлилләрен нигезле дип тапкан, җинаять эшен туктату турында карарны бетергән һәм яңадан карауга җибәргән.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, 2022 елның июлендә көндез бу хатын-кыз «Ниссан» машинасы белән идарә итә. Ул 2 җәяүлене таптый. Җәяүлеләр көйләнә торган кичүдә светофорның рөхсәт ителә торган төсенә юл аша чыгып бара торган була. Авариядә 39 яшьлек хатын-кыз, аның 4 яшьлек баласы урында ук үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100