Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тол ир хатынының балалары белән суд аша теш протезы, мунчала, «Корега» кремын бүлешә

news_top_970_100

Пемза, чәч кисү машинасы һәм душ керә торган гельләр. Уфада яшәүче тол ир үлгән хатынының балалары белән шундый милекне бүлешә. Ул судка мөрәҗәгать иткән. Гариза язганда ул хатыны белән бергә яшәү вакытында алынган бөтен нәрсәне дә исенә төшергән, хәтта теш протезы һәм «Корега» кремын да. «База» телеграм-каналы бу документны чыгарды.

Иск Уфаның Демский судына килгән. Тол ир Радик хатыны туй алдыннан тапкан бөтен мөлкәтне, шулай ук алар бергә вакытта сатып алган милекне җентекләп өйрәнгән. Фатирдан тыш, балалар белән бүлешү предметы буларак автомобиль дә бар. Ир-ат бүлешү эшенә җентекләп тотынган һәм, җиһазлар һәм техникадан тыш, дәгъва документында бөтен нәрсәне: теш протезын, чәй кашыкларын, ватык туңдыргыч, сөлгеләр, кызыл төстәге бәйләнгән мунчала һәм душ өчен гельгә кадәр күрсәткән. Үлгән хатынның кызлары бу әйберләргә дәгъва белдерәме-юкмы – билгесез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100