Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тол ир Питрәчтә ялгызы гына күркә үрчетә: «Алар мине адымымнан ук танып ала»

Россиядә бәйрәм табынына гадәттә алма тутырылган каз, яисә һичьюгы тавык кую гадәткә кергән. Әмма соңгы елларда дөрес тукланырга яратучылар күркә итенә өстенлек бирә башлаган. Майлы каз итеннән аермалы буларак, күркә ите – диетик, тавыктан аермалы буларак, күркәгә үстерү гормоннарын кертеп булмый, шуңа өстәп, күпләрне тавык ите шактый туйдырды да.

news_top_970_100
Тол ир Питрәчтә ялгызы гына күркә үрчетә: «Алар мине адымымнан ук танып ала»
Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

«Республика Татарстан» хәбәрчесе Фәридә Якушева Татарстанда күркә үрчетү белән шөгыльләнүчедә кунакта булган һәм бүгенге көндә әлеге тармак нинди хәлдә икәнен белешкән.

58 яшьлек Николай Шалканов Питрәч районы Әлбәдән авылында туган, ләкин бөтен гомере буена диярлек шәһәрдә яшәгән. Армиядән соң ул Казанда шофер булып эшкә урнаша, өйләнә, 3 бала әтисе була, хәзер аның 5 оныгы бар. Тормышы яхшы гына барса да, 50 яшьләренә җиткәч, Николай, шәһәрдән туеп, туган авылына кайту теләге белән яна башлый.

«Бу – «кан тарту», – дип саный ул. – Минем бит әтием ягыннан да, әнием ягыннан да барлык ата-бабаларым авылдан.

Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Нәтиҗәдә, 5 ел элек Шалкановлар, Казандагы 4 бүлмәле фатирларын сатып, акчаларын балаларына тараткан һәм Әлбәдәнгә, әти-әниләре йортына кайткан.

Тыныч кына барган авыл тормышын пандемия боза... Николай белән хатыны коронавирус йоктырган, Николай бу авыруны җиңеп чыккан, ләкин менә хатыны терелә алмаган. Хәзер тол ир хуҗалык белән берүзе идарә итә. Хуҗалыгы зур түгел, чөнки Шалканов фермада шофер булып та эшли – өлгерә алмый.

– Башта куяннар үрчетеп карадым, аннары моннан баш тарттым. Алар тиз үрчесәләр дә, бик зәгыйфьләр, бераз гына җил тисә дә үләләр. Кечкенә генә инфекция дә тиз арада йогып, барысын да юк итә, – дип сөйли ул.

Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Ә менә йорт кошларын үрчетү бик кызыклы һәм, иң мөһиме, бик үк авыр эш түгел, ди Шалканов. Ул йорт кошлары өчен махсус абзар салган, анда йомырка салучы тавыклар, бройлер тавыклары һәм индоуткалар үстерә башлаган. Йорт кошларына ризыкны үзе әзерли: кечкенә тегермәндә солы, арпа, борчак, кукуруздан он ясый, шуңа пешкән бәрәңге өсти. Фермер продуктын сатып акча эшләми, итен дә, тавык йомыркаларын да оныклары белән балаларына бирә. Җәйгә таба, тавыклар йомыркаларны бик күп сала башлагач, аларны өлкән яшьтәге авылдашларына өләшә.

2023 елда ул күркә үрчетү белән шөгыльләнә башларга була, һәм шуның белән мәшәкатьләре дә арта. Йорт кошларын күрсәтү өчен, Николай мине үзенең кош фермасына алып барды, анда күркәләр өчен аерым бүлек ясалган.

Күркәләр мине күргәч тә бераз аптырап калдылар, әмма берничә минуттан соң алар, миңа озын муеннары белән сузылып, кулымнан күчтәнәчләр эзли башладылар.

Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

– Алар – бик кызыксынучан һәм мәгънәсез кошлар, бөтен нәрсәне беләселәре килә, һәр нәрсәне чукып карыйлар, – дип сөйли Николай.

– Шул ук вакытта бик ышанучан һәм кешеләргә бәйле кошлар. Алар мине адымымнан ук танып ала, каршы алырга йөгереп киләләр. Күркә үстерү – җиңел эш түгел. Үскәннәре әллә ни мәшәкатьле түгел, ә менә чебешләрен карау бик авыр. Туклануга да, тәрбиягә дә бик таләпчән кошлар. Шуңа күрә аларны үрчетүне дәвам итәргәме-юкмы икәнен әле төгәл белмим, – ди ул.

Чыннан да, күркә үрчетү сәнәгать масштабында да проблемалы. Советлар Союзы таркалгач, кошчылыкның бу тармагы бөтенләй диярлек юкка чыккан. 1980 еллар ахырыннан 2000 елларга кадәр күркә үстерү белән шәхси яки кечкенә фермер хуҗалыкларында энтузиастлар гына шөгыльләнгән.

Татарстанда зур масштабларда күркә үрчетү буенча беренче адымны «Татптицепром» директоры Марс Алиев ясый. 2000 елларда ул «Марс» крестьян-фермер хуҗалыгын булдырды, Ставропольедан нәселле йомыркалар сатып алды, беренче 1000 кошны үстерде.

2007 елда Алиевтан эстафетаны яшь Казан эшкуары Илнур Мадьяров кабул итеп алды. Яшел Үзән районында «Марс» КФХ җитештерү биналарын сатып алып, ул корпусларны реконструкцияләде һәм «Залесный» агрофирмасын эшләтеп җибәрде. 2012 елда «Залесный»да 450 тонна күркә ите җитештерелә, ул сәүдә челтәренә «Индюжина» маркасы белән килеп керә, 2019 елда җитештерү күләме 5 мең тоннадан артып китә. Ә 2020 елда «Залесный»га бәла килә: кош гриппы таралу сәбәпле, 175 мең күркәне юк итәргә туры килә, югалтулар 225 млн сумнан артып китә. Шуннан соң кош фермасы яңадан аякка басмый.

Фото: © «Республика Татарстан», Фәридә Якушева

Хәзерге көндә Татарстанда күркә ите җитештерү белән бәйле хәлләр ничек бара соң? Бу сорауга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов җавап бирде.

– Гомумән алганда, республика буенча күркә үстерү аграр-сәнәгать комплексының бик кечкенә өлешен алып тора. Бүгенге көндә күркә ите җитештерү белән республиканың 11 районында – Тәтеш, Балык Бистәсе, Лаеш, Яшел Үзән, Зәй, Буа, Алексеевск, Кукмара, Нурлат, Мөслим һәм Азнакай районнарында 16 фермер шөгыльләнә.

Сәнәгать масштабында күркә үстерү белән «Ак Барс» холдинг компаниясе генә шөгыльләнә. Ул күркәләрне Яшел Үзән районындагы «Ключинская» кош фабрикасында, «Залесный» агрофирмасының җитештерү мәйданнарын арендага алып үрчетә. Бүгенге көндә фабрикада 130 меңнән артык күркә бар. Күркә балаларын «Ключинская» кош фабрикасына Саба районыннан китерәләр, анда 2023 елның гыйнварында заманча җиһазлар белән инкубатор ачылды. Сүз уңаеннан, инкубаторның куәте – елына миллионнан артык тәүлеклек күркә, шуңа күрә ул «Ак Барс» кошчылык фабрикасын гына түгел, ә күркә үстерү белән шөгыльләнергә теләгән барлык фермерларны да тәэмин итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100