Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Токмачлы дөге рецепты

news_top_970_100
Токмачлы дөге рецепты
Гөлгенә Сабитова

Татарстанның Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитовадан ят ризык – токмачлы дөге рецептын тәкъдим итәбез.

«Бер елны очраклы гына төрек гаиләсендә кунак булырга туры килде. Шунда токмачлы дөге ашаган идек. Безнең төрек халкында күбрәк дөгеле ризыклар, дигән иде гаилә башлыгы. Менә шуннан бирле мин дә бу ризыкны әзерли башладым. Исемен-ниен белмим. Бик тиз генә әзерләнә инде», – дип уртаклашкан ул «ВКонтакте» битендә.

Бу ризыкны әзерләр өчен кирәк ингредиентлар: бер уч нәзек токмач, 1 стакан дөге, 2 стакан су, тәменчә тоз, кыздырыр өчен сыек май.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

Казанга әз генә сыек май салып, әз генә токмач салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. Шунда 1 стакан юылган дөгене салырга. Икесен бергә болгаткач, 2 стакан кайнар су һәм тоз салып, казанның капкачын каплап куярга. Бик тиз пешә. Суы беткәч, әйбәтләп болгатырга һәм сүндерергә. Казанның өстенә сөлге яисә салфетка капларга, капкачын ябып куярга, шулай бераз тора.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

Дөге янына салып бирү өчен тавык ите, гөмбә, помидор, тоз, борыч, соя соусы, суган, сарымсак, сыек май кирәк булачак.

Тавык итен турап табага салырга. Бераз кыздыргач, сыек май салырга. Суган, сарымсак турап салырга. Шампиньон гөмбәсен һәм помидор, соя соусы, тоз, борыч салып, капкачын ябып бераз пешерергә. Су салырга кирәкми, помидор су бүлеп чыгара.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100