Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бөтен ямен бетерәсең бит!» Гөлназ Шәрипҗанованы токмачны дөрес кисмәгәнгә тәнкыйтьлиләр

«Акыл өйрәтеп утырмагыз әле», - дип җавап биргән Гөлназ.

news_top_970_100
«Бөтен ямен бетерәсең бит!» Гөлназ Шәрипҗанованы токмачны дөрес кисмәгәнгә тәнкыйтьлиләр

Гап-гади токмач та зур бәхәс чыгара ала икән.

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова инстаграмда токмач фотосы куйган. Токмачны лапшерезка белән кисүен дә аңлаткан. "Вак токмач яратабыз. Ә сез ниндине яратасыз - вак итеп туралганнымы, зур итеп киселгәннеме?" - дип сораган.
Әмма Гөлназның постына җавап бирәсе урында инстадашлары аны тәнкыйтьләргә тотынган. Баксаң, Гөлназ, камыр баскач, аны катырмый гына токмач кискән икән. "Камырны башта катыралар, аннары гына кисәләр", "Токмачың бөдрәләнеп тора, камырны каткач кына кисәргә кирәк", "Токмачның бар ямен бетергәнсең", - дип язганнар аңа. Ә берсе Гөлназны ялкау дип тә атаган: "Токмачны машинка белән ялкаулар гына кисә", - дип язган ул.
Гөлназ түзмәгән. "Акыл өйрәтмәгез әле, камырны катырырга вакыт юк", - дип җавап биргән ул.
Сез дә Гөлназның токмачын дөрес түгел дип саныйсызмы? Рәсеменә карап алыгыз әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100