news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Токмачлы тавык шулпасы

«Татар халык ашлары» китабыннан токмачлы тавык шулпасы рецепты тәкъдим итәбез.

news_top
Токмачлы тавык шулпасы
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: тавык шулпасы – 260 мл, пешкән ит – 50 г, токмач – 15 г, башлы суган – 7 г, яшел тәмләткечләр.

Эш барышы: сөзелгән шулпага вак итеп туралган суган, 15–20 минуттан соң кискән токмач (кара: 42 б.) салабыз. Токмач өскә күтәрелеп, 2–3 минут кайнаганнан соң, кәстрүлне уттан алабыз (яңа гына киселгән токмачны кабарып чыгу белән үк сүндерәбез).

Пешкән итне, җепселләренә аркылы турап, тәлинкәгә (1 порциягә 1–2 кисәк) куябыз һәм өстенә кайнар аш салабыз.

Табынга чыгарыр алдыннан, яшел тәмләткечләр сибәбез. 

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар