Токмач запеканкасы
Төшке ашка токмач запеканкасы ясарга тәкъдим итәм.
Запеканка өчен: 300 грамм токмач, 300 грамм фарш, 2 уртача суган, тоз, борыч, 250 грамм кибет каймагы, 1 йомырка, 70 грамм сыр, үсемлек мае, укроп.
Беренче эш итеп макаронны суда пешерергә, суын саркытырга, үсемлек мае салып болгатырга. Үсемлек мае салыган табага фарш һәм суган салып кыздырырга, тоз, борыч сибәргә.
Аннары табаны майларга, макаронның яртысын җәяргә, аннары фарш, янә макарон салырга. Өстенә агызу өчен кибет каймагына йомырка, вак итеп туралган укроп, уылган каты сыр, бер чеметем тоз сибеп яхшылап болгатырга һәм макарон өстенә тигезләп салырга.
20-30 минутка мичкә озатырга. Табынга шакмаклап кисеп бирергә.