news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Токмач, пилмән

Яллар дәвам итә, алардан файдаланып, запаска пилмән туңдырып, токмач кисеп куйыйк. Мин барысына да бертөрле камыр ясыйм. Ошатам шушы рецептны, бик җиңел җәелә дә, тәмле дә, изелми дә.

news_top
Токмач, пилмән
Камыр өчен: 1 йомырка, 2 аш кашыгы кайнаган су, 2 аш кашыгы үсемлек мае, чама белән он. 

Камырны баскач, 10-15 минут тастымал белән каплап торырга, аннары җәяргә. Онны күбрәк салып, камыр каты булып китсә дә, борчылмагыз, тастымал каплап куйгач йомшарачак.


Өч җәем токмач өчен өч порция камыр басарга кирәк. Токмачларны аш өчен, гадәттәгечә, озынча итеп, яки ромбиклап кисәргә мөмкин. Питрәч районында озынча токмачка ияләшсәләр, Арчада ромбиклап киселгән токмачка өстенлек бирәләр. Балалар да ромбиклап кискәнне яраталар. Ә зур ромбиклап киселгән токмачны "Бишбармак" пешерү өчен әзерләп  куя алабыз.

Пилмәннәрнең бер өлешен, гадәттәгечә, ак төстә итсәк, балалар өчен төсле пилмәннәр ясарга мөмкин. Моның өчен, он салганчы, пешкән кызыл чөгендерне угычтан уарга һәм суын (кызыл төс), кибеттә сатыла торган кишер согы (әфлисун төсе), блендер белән вакланган шпинат яфрагы (яшел төс), куркума (сары төс) салырга мөмкин. Болай мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр өчен кибеттә нәкъ шушы продуктлардан ясалган табигый буяулар сатыла. Аннары он салып, камырны шулай ук басарга, 15 минут ял иттерергә.

Эчлек өчен: фарш, суган, тоз, борыч, эре угычтан уылган кәбестә. Ингредиентларның күләмен чама  белән алырга. Кәбестә салгач, пилмән "авыр" булмый. Пешкән кәбестә яратмаучылар да аны сизмәячәк.

Эремчекле пилмән (вареники) да ясап куйсак була. Эчлек өчен: эремчек, тоз, йомырка.


Пилмәннәрне традицион ысул белән ясап, туңдыргычка катырырга куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар