Токмач белән төрекчә дөге рецепты
Махачкалада яшәүче аш-су блогеры Мәдинәдән төрекчә дөге белән токмач пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Бик кызыклы һәм матур гарнир. Дөге таралып тора һәм бик тәмле.
Ингредиентлар: дөге ("басмати"), макарон ("паутинка"), атланмай, тоз, су.
Дөгене берничә тапкыр яхшылап юарга. Табада бераз үсемлек маен кыздырырга, бер кисәк атланмай да салырга. Шунда нәзек токмач салырга, алтынсу төскә кергәнче кыздырырга.
Өстенә дөге салырга һәм тагын 2-3 минут кыздырырга. Дөге берничә см аста калырлык итеп кайнар су салырга, тоз өстәргә.
Табаның капкачын ябарга һәм сүрән утта суы беткәнче пешерергә.
Тәмле булсын!