«Болгар радиосы»ның баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов хатыны Гөлинә белән икенче тапкыр әти-әни булганнар. Аларның улы туган. Бу хакта алар социаль челтәрдә хәбәр итә.
– Төкле аягың белән, улыбыз, – дип язганнар алар.
Халык Кәримовлар гаиләсен котлаган: «Ура! Менә яңалык ичмасам!», «Бәхетле сабый булсын», «Балаларыгыз шатлык, горурлык хисләре генә китереп торсын», «Сау-сәламәт булыгыз», – дип язганнар.