Җырчы Айдар Рәкыйпов зур куанычы белән бүлешә. Алар тормыш иптәше белән беренче тапкыр әти-әни статусы алганнар.
«Без әти-әни булдык. Төкле аягың белән бу дөньяга, балам», – дип язган җырчы. Айдар сабыйның кызмы, малаймы икәнлеген сер итеп калдырган.
Сәхнәдәш дуслары Айдарның шатлыгын уртаклашканнар. Алар яшь әнинең тизрәк тернәкләнүен, ә сабыйның сау-сәламәт, әти-әнисенә игелекле, тәүфыйклы бала булып үсүен телиләр.