news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Токиода Олимпия уеннарында катнашкан 17 яшьлек спортчы тренировка вакытында һәлак булган

news_top
Токиода Олимпия уеннарында катнашкан 17 яшьлек спортчы тренировка вакытында һәлак булган
pixabay.com

Токиода Олимпия уеннарында җилкәнле спорт ярышларында чыгыш ясаган 17 яшьлек Эйя Гезгез исемле спортчы тренировка вакытында һәлак булган. Спортчы Олимпия уеннарында Тунис өчен җилкәнле спорт ярышларында катнашкан булган. Бу хакта Курьер.Среда сайты хәбәр итә.

Фаҗига 10 апрельдә булган. Көчле җил аркасында яхта ачык диңгездә суга капланган. Эйя Гезгез белән бергә аның игезәк сыңары Сарра да яхтада булган, аны коткара алганнар

Туниста туган Эйя Гезгез 2020 елда Токиода Олимпия уеннарында катнашкан иде. Ул игезәге белән бергә 21 урынны бүлеште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар