Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тойота» машинасы ат көтүен таптаган, 14 ат һәлак булган

news_top_970_100
«Тойота» машинасы ат көтүен таптаган, 14 ат һәлак булган
Фото: © Владимир Васильев / "Татар-информ"

Оренбург өлкәсендә «Тойота Лэнд Крузер» машинасы ат көтүенә бәрелгән. 14 ат урында ук һәлак булган. Бу турыда РИА Новости төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм кайтарып җибәргәннәр.

Полиция белешмәсе буенча, фаҗига Орск-Шильда-Чиләбе өлкәсе чиге юлында, Тасбулак авылы янында була. Орск шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек ир-ат «Тойота Лэнд Крузер» машинасы белән ат көтүе өстенә барып керә. Атлар биредә яшәүче кешенеке була.

«Авариядә бөтен терлек тә һәлак булды, машина йөртүченең аскы казналыгы сынган, битендә имгәнгән урыннар күп. Аңа медицина ярдәме күрсәтелде», дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100