news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төелгән ит пешерүнең гади ысулы

news_top
Төелгән ит пешерүнең гади ысулы
Гөлүсә Рәхмәтуллина

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан төелгән ит ("отбивные") рецептын тәкъдим итәбез.

Йорт тавыгының тушен кискәләп, махсус чукеч белән төяргә. Табаларга тезеп, өстенә тоз, борыч сибәргә! Аннан бер рәт кореяча кишер салырга. Ахырда помидорны турап, аңа 2-3 баш сарымсак изеп, майонез белән бутап хәрберсенең өстенә тушәргә.

Табага берничә кисәк эреткән ат мае салырга. Итне озак пешерергә кирәкми. 15-20 минут духовкада тоткач, өстенә янә сыр уып пешереп бетерергә.

«Менә шундый гади генә ысул! Ә тәмгә бик тәмле, үзгә килеп чыга!», – дип тәкъдим иткән ул.

Ит янына «авылча бәрәңге», төрле ярма, токмач бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар