Төчкергәч, «Әлхәмдүллиләһ» дип әйтергә кирәк. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында аңлаталар.
Төчкерү
- борын куышлыгына җыелган тузан бөртекләреннән һәм аллергеннардан котылырга ярдәм итә;
- 100 000 бактерияне организмннан чыгара;
- борын куышлыгы аша уза торган һава агымы баш миен яңа көч белән эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, баш миенең хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган өлеше активрак эшли башлый;
- зарарлы бактерияләрне үпкәгә кертмичә саклый:
- үпкәгә чиста һава агымын зуррак тизлек белән кертергә ярдәм итә.
Димәк, төчкерү – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.
Бер гаҗәеп факт: кайбер галимнәр, төчкергән вакытта йөрәк тибешен туктатып тора һәм шунда ук кабаттан «эшли башлый», диләр.
«Әлхәмдүллиләһ» сүзен әйтеп, без йөрәгебезнең кабат тибә башлавы өчен, безгә яшәвебезнең дәвам итүе өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез!
Әгәр янәшәгездәге кеше төчкергәч «Әлхәмдүллиләһ» дисә, сезгә «Йәрхәмукәлләһ» дию сөннәт булыр. Болай дип әйткән өчен, Сезгә савап язылыр.
«Ярхәмукәлләһ» сүзенең мәгънәсе: сиңа Аллаһының рәхмәте булсын.
Төчкергән кеше исә «Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум» дип җавап бирә. Мәгънәсе: Аллаһыдан сиңа тынычлык һәм тугрылык сорыйм.
Үрнәк:
- Әлхәмдүллиләһ
- Йәрхәмукәлләһ
- Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум