Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төчкергәч, нинди сүзләр әйтергә кирәк?

news_top_970_100
Төчкергәч, нинди сүзләр әйтергә кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Берәр кеше төчкерсә, яки үзең төчкерсәң әйтә торган догалар «Хозур дин турында» телеграм-каналында чыкты.

Төчкергәч, «әлхәмдүллиләһ» дип әйтергә кирәклекне белә идегезме? Ә ни өчен кирәк булуын? Хәзер барысын да аңлатабыз.

Аллаһы Тәгалә кешене камил итеп яраткан: кеше организмының барлык системалары билгеле бер ритмда эшли. Беренче карашка гади һәм әһәмияте күренмәгән төчкерү дә бик мөһим функция үти.

Төчкерү: Кешегә борын куышлыгына җыелган тузан бөртекләреннән һәм аллергеннардан котылырга ярдәм итә. 100 000 бактерияне организмнан чыгара.

Төчкерү вакытында борын куышлыгы аша уза торган һава агымы баш миен яңа көч белән эшләтеп җибәрә. Нәтиҗәдә, баш миенең хис-кичерешләр өчен җавап бирә торган өлеше активрак эшли башлый.

Төчкерү зарарлы бактерияләрне үпкәгә кертмичә саклый. Төчкерү үпкәгә чиста һава агымын зуррак тизлек белән кертергә ярдәм итә.

Димәк, төчкерү – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Аның чиксез мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгының бер чагылышы.

Бер гаҗәеп факт: кайбер галимнәр, төчкергән вакытта йөрәк тибешен туктатып тора һәм шунда ук кабаттан «эшли башлый», диләр. «Әлхәмдүллиләһ» сүзен әйтеп, без йөрәгебезнең кабат тибә башлавы өчен, безгә яшәвебезнең дәвам итүе өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез!

Әгәр янәшәгездәге кеше төчкергәч «әлхәмдүллиләһ» дисә, сезгә «йәрхәмукәлләһ» дию сөннәт булыр. Болай дип әйткән өчен, Сезгә савап язылыр.

«Ярхәмукәлләһ» сүзенең мәгънәсе: сиңа Аллаһының рәхмәте булсын.

Төчкергән кеше исә: «Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум», – дип җавап бирә.

Мәгънәсе: Аллаһыдан сиңа тынычлык һәм тугрылык сорыйм.

Үрнәк:

  1. Төчкерү
  2. Әлхәмдүллиләһ
  3. Йәрхәмукәлләһ
  4. Йәһдикүмуллаһү вә йүслиһу баләәкум.

Төчкергән мизгелдән дә саваплы булып калыйк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100