
30 минутта әзерләнә торган төче чия (черешня) кайнатмасы рецепты киңәшләр сайтында чыкты.
- Эш дәвамлылыгы: 30 минут
- Рецепт: СССР заманындагы кулинария китабыннан.
- Тәме – балачактагыча!
Кирәкле ингредиентлар:
- төче чия – 1 кг
- шикәр комы – 800 г
- су – 1 стакан (200 мл)
- лимон кислотасы – 2 чеметем
Әзерләү тәртибе:
1 адым: төче чияне яхшылап юыгыз, 10 минут салкын суда тотыгыз, төшләрен алыгыз.
2 адым: кәстрүлдә су белән шикәрне кушыгыз. Болгатып, сироп кайнатыгыз.
3 адым: сиропны уттан алып, чияләрне өстәп, 10-15 минутка калдырыгыз – җимешләргә сироп сеңсен.
4 адым: кәстрүлне яңадан плитәгә куеп, талгын утта 10 минут кайнатыгыз. Болгатып торыгыз – шикәр янып китмәсен!
5 адым: әзер кайнатманы стериль банкаларга тутырыгыз, кайнар килеш капкач белән ябыгыз. Юрганга төреп, суынганчы тотыгыз. Аннары салкынча урында саклагыз.
Лайфхаклар:
- Вакытында сиропны тикшерегез – ул каралмасын.
- Суыткыч яки баз – саклау өчен иң яхшы урын.
- Чәйгә, коймакка, торт катламнары арасына – менә дигән тәмләткеч!