
Россия төбәкләренә кышкы вакытта эш көнен соңрак башларга рөхсәт итәргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков белдерде, дип хәбәр итә «Рен-ТВ».
«Олылар – эшкә, ә балалар мәктәпкә төн караңгысында чыгып китә дә төн караңгысында кайтып керә. Эш көнен кайчан башларга икәнен һәр төбәк үзе хәл итәргә һәм эш бирүчеләргә тәкъдим итәргә тиеш. Моннан бер куркыныч нәрсә дә булмаячак, ә кешеләр кояш яктысын күрә башлаячак», – дип аңлатты инициативаны Даванков.
Аның сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә эш көнен 30 минутка булса да соңрак башлау да җитәчәк. Ә Ерак Көнчыгышта, Төньякта, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта 1 сәгатькә соңрак эшли башларга кирәк булачак. Депутат Кытай тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Биредә эш көнен башлау өчен тәкъдим ителгән вакытны һәр төбәк үзе билгели.
Вице-спикер билгеләп үткәнчә, инициативаны Дәүләт Думасының агымдагы сессиясендә үк тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Кыш көне кояш яктысын күрмәү россиялеләрнең сәламәтлегенә тәэсир итмичә кала алмый, дип саный Даванков.