Төбәкләрдә терлекләрдә авырулар таралу сәбәпле, Татарстанда саклану чаралары көчәйтелә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хайваннардагы зарарлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов җитәкләде. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәһәрләрнең һәм районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, эшкуарлар катнашты.
«Россия Федерациясендә хайваннарда йогышлы авырулар таралу буенча вәзгыять шактый начараю сәбәпле, бүген без хайваннар арасында аеруча куркыныч авырулар таралуын булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышын уздырабыз», - диде Ленар Гарипов.
Министрның беренче урынбасары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга терлекләрне карауда ветеринария-санитария нормаларын төгәл үтәргә, аларны ябык режимда тотарга, аларның биологик яклануын тәэмин итәргә, транспорт чараларын дезинфекцияләргә һәм санитар үткәрү пунктлары эшен оештырырга, дигән катгый күрсәтмә белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук терлекчелек комплексларына кереп йөрүче барлык затларны да контрольдә тотарга кирәк, диде ул.
«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекчелек объектларыннан кимендә 5 километр ераклыкта терлекләрне вакытлыча (карантинда) тоту урыннары оештырырга кирәк», - дип ассызыклады беренче урынбасар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Россия Федерациясендәге эпизоотик вәзгыять һәм хайваннарда аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар таралуны кисәтү чаралары турында сөйләде. Мондый авырулар республика икътисады өчен зур куркыныч тудыра, чөнки алар предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга шактый зур матди зыян китерә.
Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев предприятиеләрне хайваннарның аеруча куркыныч һәм зарарлы авыруларыннан биологик яклау буенча күрелә торган чаралар турында сөйләде.
Киңәшмә азагында Ленар Гарипов барлык төр тояклы хайваннарны, нәселле хайваннардан тыш, республика территориясенә кайтаруны махсус күрсәтмәгә кадәр вакытлыча тыюны билгеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә халыкны 6 айга кадәрге үгезләр белән тәэмин итү чараларын күрергә кушты.