Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВдагы «Мин» тапшыруы стилисты Лилия Исмәгыйлева өченчегә әни булачак

news_top_970_100
ТНВдагы «Мин» тапшыруы стилисты Лилия Исмәгыйлева өченчегә әни булачак
Социаль челтәрләр

Казандагы иң танылган стилистларның берсе Лилия Исмәгыйлева өченче тапкыр әни булачак. Бу хакта ул үзенең блогында хәбәр итә. 

«Балам! Әтиең белән бик яратабыз һәм көтәбез сине. Инде бишенче ай минем йөрәгем астында тагын бер йөрәк тибә. синең белән күрешер көнебез якынайганнан якыная бара. Безнең бәхетебез», – дип язган ул. 

Лилия Исмәгыйлеваны күпләр ТНВ телеканалындагы «Мин» тапшыруында эксперт буларак та белә. Лилиянең Актаныш һәм Мамадыш районнарында башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Илнар Фәттахов белән гаилә коруы хакында «Интертат» язган иде. Бу аларның икенче никахы. Лилиянең беренче иреннән кызы һәм улы, Илнарның кызы үсә.

Илнар – Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, күп еллар Актаныш районын җитәкләгән Энгель Фәттаховның улы. Димәк, Энгель Нәваповичны да тиздән тагын бер тапкыр бабай статусы алуы белән котлау мөмкин булачак. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100