news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ТНВдагы «Башваткыч» тапшыруы редакторы Әлфирә Мәһдиева вафат

news_top
ТНВдагы «Башваткыч» тапшыруы редакторы Әлфирә Мәһдиева вафат

ТНВда тапшырулар редакторы Әлфирә Мәһдиева 56 яшендә вафат булган, дип хәбәр итә Гөлназ Гыйниятова. "Янып, яндырып яшәдең. Йолдыз кебек атылып китеп барасың", дип язган ул. 

Ул «Башваткыч», «Әдәби хәзинә» һәм башка күп кенә тапшырулар мөхәррире. Ул 35 елдан артык гомерен телевидениегә багышлады, дип хәбәр итә ТНВ сайты. 

Ул тумышы белән Әтнә кызы иде. ТНВ 2019 елда аның кызы Гүзәлиянең кияүгә чыгуы турында хәбәр иткән иде. 

Гаиләсе һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар