news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ТНВ Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан өч серияле «Илһам» фильмын тәкъдим итте

news_top
ТНВ Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан өч серияле «Илһам» фильмын тәкъдим итте
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе легендар җырчы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган өч серияле «Илһам» фильмының презентациясен уздырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Фильмны әзерләүчеләр стандарт брифинг форматыннан баш тарткан һәм кунаклар белән 1970 нче еллардагы фин телевидениесе студиясе стилендә ясалган декорацияләрдә очрашкан. Студиядә булдырылган антураж Шакиров иҗат иткән һәм программаларын яздырган чорга кайтара.

Кунакларга пластик грим ясау процессын күрсәткәннәр. Төп рольне башкаручы Марсель Мосавиров сүзләренчә, аның өчен грим салу процессы рольгә керүдә хәлиткеч әһәмияткә ия булган.

«Грим салгач, көзгегә карадым һәм Илһам Шакировның карашын күрдем», – ди Чаллы дәүләт татар драма театры актеры.

Очрашуда катнашучыларга шулай ук костюмнар буенча рәссам Анна Невзорованың эше дә тәкъдим ителгән. Фильмда кулланылган костюмнар ул еллардагы моданы да кабатлый, Илһам Шакировның яшь артисттан танылган музыка остасына кадәр узган эволюциясен дә чагылдыра.

«Мин фильмның уңышлы килеп чыкканына тагын да ныграк инандым. Тиздән без тамашачыларны чын телевизион сериал белән шаккатырачакбыз», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов.

Проектның баш продюсеры Алинә Сөләйманова сөйләвенчә, 27 кешедән торган команда җиде ай дәвамында эшләгән. Фильмны төшерү эшләре декабрьдә башланган һөм июнь азагында төгәлләнгән.

«Безнең сериал Россия милли киносы статусына ия. Таныклыкны РФ Мәдәният министрлыгы бирде. Димәк, без милли фильмнар реестрына керәбез», – дип билгеләп үтте продюсер.

ТНВ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов картинаны иҗат итүчеләр очрашкан авырлыкларга басым ясады. «Илһам Шакиров – татар мәдәниятенең легендасы, бөек шәхесе. Шуңа күрә бу фильмны начар төшерергә ярамый. Ялгышырга хакыбыз юк иде. Бу бөек кеше турында матур фильм булырга тиеш», – диде ул.

Әминов фикеренчә, әлеге проект – яшьләрнең игътибарын милли мәдәниятнең, татар музыкасы традициясенең нигезен формалаштырган шәхескә җәлеп итү ысулы.

«Илһам» фильмының премьерасы гыйнвар бәйрәмнәрендә ТНВ телеканалында булачак.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 июль 2026
    Исемсез
    Эше беткән дип аңладым, шулай булса, ник гыйнварны көтәргә, бакча сезоны бетү белән 1 октябрьдә күрсәтә башларга кирәк. Гыйнварда кабатлап күрсәтергә була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар