Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы үлгән: «Коткара алмавыма гафу үтенәм»

«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Эльвира Фазлыева гаиләсендә зур хәсрәт — аның Аида исемле кызы вафат булган. Бу турыда ул үзенең Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
ТНВ алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы үлгән: «Коткара алмавыма гафу үтенәм»
https://www.instagram.com/p/BajwrVFnLDA/

«Минем Аидам иң якты балам иде. Матур, сизгер, назлы, якты, ачык. Барлык ата-аналар үз балаларын ярата һәм аларны иң яхшылары дип саный, әмма Аида, чыннан да, уникаль. Ул һәрвакыт барысын да яратты. Хәтта балалар бакчасында да тәрбиячеләрне һәм балаларны кочаклап, үбеп ала иде.

Безнең мондый гадәт бар иде: китәр алдыннан көн саен бер-беребезнең борынын, маңгаен, кулларын, иреннәрен үбеп ала идек.

Ул акыллы һәм зирәк бала булды. Яшәргә, мине һәм әйләнә-тирәдәгеләрне дөрес яшәргә өйрәтте. Барысын да белә иде.

Ул бөтенесе белән дә, хәтта таныш булмаган, чит-ят кешеләр белән дә бик җиңел сөйләшә иде. Теләсә кем белән дуслашып, һәрвакыт мактау сүзләрен ишетә иде. Ул беркайчан да күзгә чалынмыйча калмый иде. «Әни, мин һәрвакыт кечкенә булачакмын, ә син беркайчан да олыгаймаячаксың», — дип еш әйтә иде.

Ул йөргән түгәрәкләрендә аерылып тормаса да, барлык тренерлар да аны нинди бар, шундый булуы өчен яратты. Әбисе белән бабасын ничек яратканын белсәгез… Сагынып, төнлә елап уянганы бар иде. Аның кечкенә генә хыялы — бәләкәй зоопарк булдыру иде, ул хайваннарны шулкадәр каты яратты.

Аида, сине коткарып кала алмавыма гафу үтенәм. Мин һәрвакыт синең яныңда булырмын һәм беркайчан да җибәрмәячәкмен. Кызымны бөтен йөрәгем, күңелем белән яратам. Гафу ит мине. Без, һичшиксез, очрашырбыз һәм иң бәхетле булырбыз», — дип язган Эльвира Фазлыева.

«Йә, Аллам! Нинди хәсрәт… Ходай сабырлык бирсен», «Минем Аиданы ничек итеп кочагыма алуым күз алдымнан китми, балалар бар да назлы, ә ул башка төрле иде, яратып туймый торган… Юата торган сүзләр юк сине, Эльвира! Көч, сабырлык телим», «Эльвира, син бик акыллы кыз тәрбияләгәнсең! Сабыр бул… Ул сине күкләрдән күзәтә… Кызың өчен көчле булырга тырыш! Бик авыр кайгы… Нишлисең, Аллаһтан узып булмый… Сабырлык сиңа», — дип юату сүзләрен яза халык.

Эльвира Фазлыеваның кызы ике ай чамасы элек көчле давыл чыгып, өстенә агач төшү нәтиҗәсендә имгәнүдән вафат булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100