Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНТ телеканалының “Песни” тамашасында катнашучы татар егете ХАБИБ ни өчен татарча җырламый?

ТНТ каналында барган “ПЕСНИ” тамашасында Казан егете ХАБИБ катнаша. Кызганыч, Ольга Бузовның “Мало половин” җыры белән музыкант икенче турга уза алмады. Ләкин күптән түгел генә ул тамашачыларның тавыш бирү юлы белән проектка кире кайтты. ХАБИБ “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
ТНТ телеканалының “Песни” тамашасында катнашучы татар егете ХАБИБ ни өчен татарча җырламый?
ХАБИБ 1990 елның 1 июнендә Казанда туган. Гаиләдә музыка сәнгате белән шөгыльләнүчеләр булмаса да, егет кечкенәдән җырлый. Аның сөйләвенчә, ул һәрвакыт һәм бөтен җирдә җырлаган, ишеткән бөтен җырны кабатлаган. Яшь вокалчы төрле конкурсларда катнашкан, музыка һәм җыр текстлары иҗат иткән. Бүген ул танылган артистларның җырларына каверлар ясый, аларны социаль челтәргә урнаштыра. Хәзер аның “YouTube” рәсми каналына 200 000 артык кеше теркәлгән. ХАБИБка Ольга Бузованың иҗаты ошый, шуңа күрә күпчелек каверларны аның хитларына яздыра. Егетнең Instagram, VК социаль челтәрләрен карасак, анда Элджей, Мот, Сергей Лазарев, Егор Кридның җырлары да бар.



ХАБИБ сүзләренчә, мондый зур музыкаль проектларда ул беренче тапкыр катнаша. ТНТ каналында барган “ПЕСНИ” тапшыруы хакында ул социаль челтәрдән укый һәм тиз арада анкета тутыра, теркәлү уза. Тиздән кастингка чакыру килә, ХАБИБны 18 000 катнашучы арасыннан сайлап алалар. Тамашада катнашудан тыш, егет проектның продюсерлары Макс Фадеев һәм ТИМАТИның фикерләрен, киңәшләрен ишетергә теләвен әйтте.



Проект кагыйдәләре буенча, сайлап алу турыннан соң 20 катнашучы ТИМАТИ һәм Максим Фадеев төркеменә эләгә. Җиңүчеләрне тамашачы сайлап ала, төп приз – 5 млн сум. Ике катнашучы Black Star һәм MALFA төркемнәре белән килешү төзү хокукына ия булачак. Аларны продюсерлар сайлап ала.



Беренче турда ХАБИБ гитарада уйнап, Ольга Бузованың “Мало половин” җырын башкарды. Проектның хөкемдәрлары егетнең ни өчен бу җырны сайлавын аңлый алмадылар, чөнки җырда ир-атлар турында җырлана. ТИМАТИ егетнең гитарада оста уйнавын, тавышының матур булуын билгеләп узды. Шуңа да карамастан, ул аны үзенең төркеменә алудан баш тартты. Comedy Club резиденты Семен Слепаков, 17 яшьлек кыз булсам, бу җыр миңа ошар иде дип үзенең бәясен бирде. Макс Фадеевка ХАБИБның чыгыш ясавы ошады, тик ул егеткә башка репертуар сайларга киңәш итте.

Нәтиҗәдә, ХАБИБ өч “юк” ишетте. Ләкин аның язмышын тамашачылар хәл итте, тавыш бирү юлы белән егет чираттагы турга узды.

“Проект аша үземне танытасым килә”

- ХАБИБ, “ПЕСНИ” проекты нинди тәэсирләр калдырды?

- Онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Зур һәм көчле әзерлек таләп итә торган проект, монда катнашучылар беренче тапкыр атаклы продюсерларга үзләренең иҗатын күрсәтә ала. Проект сәләтеңне ачу һәм идеяләрне чынга ашыру мөмкинлеге дә.

- Тапшыруда ни өчен катнашырга булдың? 

- Мондый проектларда катнашу үзем өчен дә зур тәҗрибә дип саныйм. “ПЕСНИ” проекты аша үз тамашачымны булдырасым, үземне танытасым килә.



- Ни өчен Ольга Бузованың “Мало половин” җырын башкарырга булдың?

- Аның иҗатын яратам, күп кенә җырларына каверлар эшләдем. Әйе, бу җыр миңа туры килми торгандыр, ләкин мин аны башкарганга үкенмим. Иң мөһиме – мин проектта.

“Миннән көнләшүчеләр дә булды”

- Чыгышлар вакытында кем ярдәм итте? Казаннан синең өчен “җан атучылар” булдымы?

- Кызганыч, әти-әнием бик күп эшли, аларның буш вакытлары юк. Ләкин аларның ярдәмен сиздем, һәрдаим шалтыратып, минем өчен борчылып тордылар. Кастинг вакытында Мәскәүдәге танышым булышлык күрсәтте, ул съемкаларга килде. Шулай ук катнашучылар да янәшәмдә булды, проектта бик күп дуслар таптым.

- Әгәр остазлардан Максим Фадеев яки ТИМАТИны сайлау мөмкинлеге булса, кемне сайлар идең?

- Кемне сайласам да ярый, чөнки алар икесе дә тәҗрибәле продюсерлар.

- Ни өчен проектка тамашачы сине кире кайтарды дип уйлыйсың?

- Минем һәрвакыт тамашачыга әйтер сүзем бар. Сәхнәгә чыккач шоу күрсәтергә әзермен һәм иң мөһиме үзем иҗат иткән җырларны башкарам.

- Проектка кире кайтуыңны башка катнашучылар ничек кабул итте?

- Кайбер катнашучылар минем кайтачагымны белдек, диделәр. Араларында минем өчен чын күңелдән шатланучылар да булды, Диана Видякина иң беренче килеп котлады. Миннән көнләшүчеләр дә булды.



- Казаннан тагын катнашучылар булдымы?

- Бер кыз катнашты, ләкин аның белән якыннан аралашырга мөмкинлек булмады.

- Төп призга ия булсаң, аны нәрсәгә сарыф итәр идең?

- Бу хакта ныклап уйлаганым юк, минем төп максатым – проектка кире әйләнеп кайту иде. Кешеләргә үз максатларыңа ирешү, хыялларыңны чынга ашыру өчен көрәшергә кирәклеген күрсәтәсем килде. Төп призны иҗатка, җырлар яздыру, альбом чыгаруга сарыф итәр идем.

“Гаиләдә бер бәйрәм дә чәкчәктән башка узмый”

- Син – татар егете. Гаиләндә милли гореф-гадәтләр сакланамы?

- Милли бәйрәмнәрне дус-туганнар белән җыелып бәйрәм итәбез. Татар халкының милли ашларын яратып ашыйм, гаиләдә бер бәйрәм дә чәкчәктән башка узмый.

- Ни өчен татарча җырламадың?

- Проектның шигаре: “Яңа шоу-бизнес төзибез” дип атала. Шуңа күрә иҗатың белән башкалардан аерылып торырга кирәк. Башка шоуларда күпләр татарча җырлап танылу алды инде, минем аларны кабатлыйсым килми.

"ПЕСНИ" проекты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 01.00 сәгатьтә, җомга 01.30 була.

Шоуның концертын һәр шимбә 21.00 сәгатьтә ТНТ каналында карый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100