Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә районында янгын сүндерүчеләр ут капкан сарайдан 83 яшьлек карчыкны коткара

Әтнә районы Күшәр авылында Фрунзе урамындагы берничә корылмада ут чыга. Янгын сүндерү хезмәткәрләре ялкын капкан сарайдан 83 яшьлек ханымны чыгарып, үлемнән коткара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

news_top_970_100
Әтнә районында янгын сүндерүчеләр ут капкан сарайдан 83 яшьлек карчыкны коткара

Янгын чыккан урынга 108 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре бара. Алар килгән вакытта, терлек сараен һәр яклап ут чолгап алган була. Торак йорт түбәсеннән дә төтен чыгып торган, мунча түбәсеннән дә ут телләре күренгән. Янгынны сүндерү өчен 30 минуттан артык вакыт кирәк булган.

Янгын нәтиҗәсендә, сарай һәм йорт түбәсе янып беткән. “Кызыл әтәч” барлыгы 200 квадрат метр мәйданны юк иткән. Ут сүндергәндә алар 83 яшьлек ханымны коткара. Карчыкны хастаханәгә озаталар. Янгынның сәбәбе электр җиһазларын кору кагыйдәләрен бозуда дип фаразлана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100