Әтнә һәм Мөслим районы башлыклары Хаҗ сәфәренә киткән
Әтнә районы һәм Мөслим районы башлыклары Мәккәгә хаҗ кылырга киткән. Габделәхәт Хәкимов һәм Рамил Муллин белән төшкән фотосүрәтне Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram челтәренә куйган.
Билгеле булганча, кичә 49 кеше Казан-Җиддә маршруты буенча изге сәфәргә юл алды. 28 августка кадәр Согуд Гарәбстанына керү чиге ябыла.