Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтнә кешесе кунакханәдә ике үсмерне һәм хатын-кызны көчләгән - кунакханә видеокамерасы язмасы

Татарстанның Югары суды 36 яшьлек Алмаз Нуриевны хөкем итте.

news_top_970_100
 Әтнә кешесе кунакханәдә ике үсмерне һәм хатын-кызны көчләгән - кунакханә видеокамерасы язмасы
Әтнә районы кешесе Казанда эшләгән. 2017 елның 4 ноябрендә ул, эчеп алгач, "Кварт" кунакханәсендәге таныш хатын-кызы янына бара. Ул аны тапмый һәм бикләнмәгән бүлмәләрне эзләп йөри башлый.

Бер бүлмәдә ул йоклап яткан 13 яшьлек кызны күреп ала. Аның янына ятып, җенси характердагы гамәлләр кыла. Аннары икенче номерга керә, анда ике үсмер кыз йоклап яткан була. Аларның берсен - 12 яшьлек кызны ваннага алып кереп, җенси бозыклык эшли. Аннары югары катка менә, анда кечкенә баласы белән булган 37 яшьлек хатын-кыз бүлмәсенә керә. Аны көчләгәч, кунакханәдән чыгып кача.

Икенче көнне полиция бу кешене тоткарлый. Ул 2014 елда көчләгән өчен 4 ел 9 айга хөкем ителгән була.

Полиция "Кварт" кунакханәсе һәм аны сакларга тиеш булган "Сфинкс" шәхси сак оешмасы хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итә.

Нуриевны 14 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100