"Әтнә басуында селәүсен (рысь) йөри!" дигән видео мессенджерларда таралды.
Видеодан күренгәнчә, Татарстан районнарының берсендә автомобиль йөртүче селәүсен төшергән.
Автомобиль йөртүче тәрәзәдән кукуруз басуын төшерә. Кукуруз арасыннан селәүсен һәм аның балалары чыга. Машинада йөрүче комментарийлар биреп төшереп утыра һәм селәүсеннең балаларын саный.
Бу видео Әтнәдә төшерелгән дип язалар. Кайберәүләр исә Арчада төшерелгән дип исбатларга тырыша.