Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТМТВ премиясе - 2019: "Тегесен эшләп карыйбыз, монысын эшләп карыйбыз"

23 март көнне “Пирамида” концертлар залында дүртенче тапкыр Татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы быел ничек үтәчәк? Элвин Грей белән Гүзәл Уразова дуслашырмы? “Интертат” фестивальгә багышланган пресс-конференциядә яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
ТМТВ премиясе - 2019: "Тегесен эшләп карыйбыз, монысын эшләп карыйбыз"
Журналистлар җырчыларны җиңде!

ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе быел бик тә үзенчәлекле булды. Ул уен формасында узды. Җырчылар һәм журналистлар ике командага бүленде һәм “Җырлаоке” тапшыруындагы сыман, татар җырларын һәм татар эстрадасы артистларын белүдә көч сынашты. Җырчылар командасыннан ярышта Татарстанның атказанган артистлары, ТМТВ-2019 премиясе номинантлары Алсу Әбелханова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Вадим Захаров, ТМТВ-2019 премиясе номинантлары Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, премия алып баручысы Рамил Шәрәпов катнашты.


Биремнәр нинди иде, дисезме? Әйтик, түбәндәге фотода кем икәнен беләсе иде. Сез таныйсызмы?   

 

Танымаган булсагыз, менә сезгә җавап: бу фотода Айгөл Рәхимова белән Эльмира Сөләйманова миксы.     

Әйтергә кирәк, журналистлар җырчыларны җиңде һәм татар җырларын, татар эстрадасы йолдызларын яхшырак белә булып чыкты. 


“Кызыл келәм быел да булачак”

Премия тапшыру тантанасының быелгы үзенчәлекләре турында “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева сөйләде. Ул премия тапшыру тантанасында тамашачыларга яңа исемнәр, ягъни яшь башкаручылар тәкъдим ителәчәген вәгъдә итте. 

“45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, 60тан артык биюче, 6 сәгатьлек шоу”, - диде ул.


- Хәзер татар эстрадасында яшьләр бик күп диләр. Кайбер артистлар һәм журналистлар моңа негатив карый. Без исә бу мәгълүматка негатив карамыйбыз. Һәр кешенең үз аудиториясе бар. Бүгенге көндә үз исемнәрен булдырган артистлар 15 ел элек шулай ук беренче адымнарын ясаганнардыр. ТМТВ премиясе шуның белән аерылып тора да. Премия тапшыру тантанасында яшь башкаручыларны, яңа исемнәрне күрү һәм аларга ниндидер стартап бирү мөмкинлеге туа, - диде Динә Гәрәева.

Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйлметдинов икән. Моңарчы Алмаз мондый эшләр башкармаган, быел аның дебюты.   

 
-ТМТВ премиясен тапшыру тантанасы бик уңышлы бара, чөнки тамашачылар тарафыннан да кызыксыну бар. Кешеләр “Кем нинди номинациядә җиңү яулады? Кайчан билгелисез?” дип яза. Игътибар иткән булсагыз, безнең номинантлар исемлеге билгеле. Без ТМТВ каналында көн дәвамында кайсы җырчының нинди номинациягә дәгъва кылуын күрсәтеп барабыз. 

Быелгы премияне эшли башлагач, без быелгы премия – рекордлар сезоны икән, дигән фикергә килдек. Һәр җырны кызыклы итеп күрсәтәчәкбез. Күп кенә номерлар инде әзер. Барысын да сез үзегез 23 март көнне “Пирамида” концертлар залында күрерсез, - диде Алмаз Гыйлметдинов.

ТМТВ премиясенең кызыл келәме быел "Пирамида" эчендә җәяләчәк. Оештыручылар моны премия тапшыру тантанасының вакыты бер айга алга күчү белән бәйли.        

-Быел премия март аенда уза, димәк, салкын була. Артистлар матур, кыйммәтле киемнәрен рәхәтләнеп күрсәтсеннәр өчен, без кызыл келәмне “Пирамида” эчендә оештырырга булдык. Кызыл келәм сәгать өчтә башланырга тиеш. Тамашачылар, кереп, кемнең нинди киемдә булуын һәм кем белән чыкканын рәхәтләнеп карый алачак. Кайсы артистның кем белән чыгуы – ул шундый ук мөһим әйбер, - дип саный оештыручылар. 

Һәрвакыттагыча, традиция буенча, премия тапшыру тантанасы ТМТВ туры эфирында да күрсәтеләчәк. “Башта инде, әлбәттә, билетлар алырга тырышыгыз. Билетлар алмаган очракта телевизордан да карый алырсыз. Билетларга килгәндә, яхшы урыннар инде сатылып бетте, шуңа күрә кемнәр тели, ашыгыгыз. Урыннар бик аз калып бара”, - диде Алмаз Гыйлметдинов. 

"Тегесен эшләп карыйбыз, монысын эшләп карыйбыз"

“Иманым камил, сез бу премиядә яңалык күрәчәксез”, дип ышандыра ТМТВ-2019 премиясен алып баручы Гөлназ Сәфәрова. 

- Бу, чынлап та, Татарстан Республикасы күләмендә шулай зурлап үткәрелә торган тамаша. Без бу концертны чыннан да тамаша дип атый алабыз, чөнки без әлеге форматта экспериментлардан курыкмыйбыз. Без тегесен эшләп карыйбыз, монысын эшләп карыйбыз, яңалык кертергә тырышабыз. Иманым камил, сез әлеге премиядә яңалык күрәчәксез, бу – гади генә концерт түгел, - диде Гөлназ Сәфәрова. 
 

  • Быел премияне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясовлар алып барачак. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев.
-Без шоу дип кенә, җыр-бию дип кенә калмыйбыз, без монда мәгънә дә салырга тырышабыз. Күп кенә премияләрдә авторлар, музыкантлар, композиторлар, татар эстрадасына зур өлеш керткән шәхесләр ничектер арткы планда кала. Ә без монда, җиңүчеләрне тәбрикләргә дип, нәкъ менә эстраданың тылын чыгарырга телибез. Ул композиторлар, ул шагыйрьләр, ул инде шушы эстрадага үз өлешләрен керткән кешеләр. Әйе, алар сәхнәдә күренми, ләкин алар эстрада өчен, татар сәнгате өчен бик зур эшләр майтара һәм үз өлешләрен кертә, шуңа күрә безнең аларны да күрсәтәсебез килә, аларны да халыкка танытасыбыз килә. Без бердәм булырга телибез.

Шәп булачак. Без моны 100 процент әйтә алабыз. Әлбәттә инде, хаталар да булыр, ләкин, тулаем алганда бу чынлап та истә кала торган, кешеләр әле озак искә алып сөйли торган шоу булачак. Мин бу сүздән курыкмыйм. Шоу. Чынлап та, - диде Гөлназ Сәфәрова.



Премия тапшыру тантанасы сигез сәгать барачак

Матбугат конференциясе тәмамлангач, “Татар-информ” хәбәрчесе “Барс-Медиа” татар медиа группасы башкарма директоры Динә Гәрәева белән әңгәмә корып алды. Ул безгә тагын берничә факт ачты: 

1.Премиянең быел март аена күчерелү сәбәбе - артистларның гастроль сезоны. Апрельдә күпчелек артистлар сезоннарын яба, шул сәбәпле тантана, артистларның, оештыручыларның һәм дә тамашачыларның графигына җайланып, март аена күчкән.

2.Премия тапшыру тантанасында яңа исемнәр күп булачак. 

3.ТМТВ премиясен тапшыру тантанасының бюджеты XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестиваленең бюджетыннан азрак. Әмма, аңа карамастан, сыйфаты буенча тантана аксамаячак, чөнки аңа көч күбрәк сарыф ителә, дип ышандыра Динә Гәрәева.

4.Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясамаячак, чөнки аның гастрольләре графигы шулай туры килгән. 

5.Артистларның саны арта, шул нисбәттән премия тапшыру тантанасы быел озаграк барачак. Кызыл келәмнән үтүне дә кертеп, премия 8 сәгать барачак, дип фаразлый оештыручылар.        

6.Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың һәрберсенең үз номинацияләре бар. Аларның бергә җырлаячаклары әлегә билгесез, моны үзләре генә хәл итә, диде оештыручылар.     

7.Премия тапшыру тантанасында бөтен татар эстрадасы булачак. “Бәлки, бер-ике артист булмас та. Без 45 кешене ике кешенең гастроль графигына туры китерә алмыйбыз инде. Монысы өчен гафу. Икенче елга бәлки алар да булыр”, ди Динә Гәрәева.  

Быел премия Алсу Әбелхановага да биреләчәк

Татарстанның атказанган артисты, ТМТВ-2019 премиясенең беренче тапкыр лауреаты Алсу Әбелханова дәртле җыр башкарачак һәм заманча образда чыгачак. 



-Хәзерге вакытта беркемне дә шаккаттырып булмый. Мин үзем булып калырга тырышам. Минем татар музыкаль телеканалы ТМТВ премиясендә катнашканым бар, кызыл келәмнән үткәнем бар, әмма премияне алганым юк. Быел миңа шушы премияне тапшыралар. Мин бик шат һәм рәхмәтлемен. Картая барган саен, премиям яшәрә. Олыгая барган саен, шундый яшь премия биргәч, димәк, без замана белән бергә барабыз, калышмыйбыз, - диде Алсу Әбелханова.



Максатларны аңладык. Чакыру кабул ителде. ТМТВ-2019, очрашканчыга кадәр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100