Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үткәннәрне оныт… (Кәрим Кара)

Хәйләкәрлеген әйт син иренең, авылга кунакка кайта калсалар, күзгә күренеп үзгәрә иде. Барысы белән елмаеп-көлеп сөйләшә, кеше алдында Мөнирә дип кенә тора, балаларны алдыннан төшерми.

news_top_970_100

Сентябрьнең матур кояшлы көне иде. Тән сызлаулары басылмасмы дип урын өстендә ятып торган Мөнирә түзмәде, торырга булды. Тыңламаган аякларын чак кузгатып идәнгә терәде хатын. Йөзләрчә энәләр кадалдылармыни табанына! Тешләрен кысып, үҗәтләнеп торып басты ул. Бераз хәрәкәтләнсәң, язылып киткән төсле булалар сөякләр. Авыртулары кимеми инде анысы. Ах-ух килеп караватта яту да килешкән эш түгел инде шундый матур көндә. Картайгач кемнең дә тазалыгы какшый инде, тормастан үлем көтеп ятып булмый. Йөргән җирдән туктасын йөрәк, тормышының азагы шулай тәмамлануын теләр иде Мөнирә.

Җылымса чәйнүктән бер чынаяк чәй агызып эчте дә ул, аксаклап булса да тышка омтылды. Болдырдан Кадыйрының бакчада бәрәңге чүпләгәне күренеп тора иде. Тере җан ничек түзсен быелгы уңышны барып күрми?

Казылган рәттә чабатадай бәрәңгеләр аунап яталар иде. Биргән Ходай үз бәрәкәтен. Шул чакта гына Кадыйр хатынының чыгып басканын чамалап алды.

Нигә кузгалдың урыныңнан? Тагын төн йокламый сызланып чыгарга җыенасыңмы? Синнән башка да казып чыгам мин ун сутый җирне. Бар, бар, кер, — дип орышкандай итте аны ире. Кадыйр алтмышны узган булса да, тимердәй нык күренә иде әле. Киң җилкәләр, көрәктәй куллар, җиргә нык басып торган аяклар. Ә бит ул Мөнирәдән алты яшькә олырак. Бирсә бирә Ходай кемнәргәдер сәламәтлекне.

— Көне бигрәк матур бит, — дигән булды Мөнирә зәңгәр күккә сокланып. — Тынчу өйдә ятып, бөтенләй катып калыр буыннар. Бәрәңге әйбәт быел, күз тимәсен…

Шулчак капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Капка ачылып ябылды, уллары Ленар икән. Бакчадагыларны абайлап алып, бу якка таба атлады. Мөнирәнең улы да, кызы да башкалада. Әмма ара ераклыгын чутламыйлар, атна саен кайтып хәл белешеп китәләр. Мөнирә алай гел чирләп кенә тормый ул, вакыты белән йөгереп тә китә. Ул чакларда кунакларны шартына китереп сыйлый, пешерә дә төшерә. Ә кайчак менә шулай аяк кузгатып бер адым атлау да үлемгә тиң аның өчен…

Ленар килә-килешкә әнисен кочагына алды, күзләренә сынап карады.

— Дәваланып ятып торасың калган, — диде ул да. — Көчәеп китмәсен чирең. Менә буыннарны уарга дарулар алып кайттым мин сиңа. Иң яхшылары — файдасы тияргә тиеш. Әллә мунча ягып куяргамы? Җылы тәнгә ныграк килешә төшәр…

— Мин үзем ягам, — дип тавыш бирде Кадыйр. — Менә бер-ике рәт чыгыйм да ут элдереп җибәрермен…

Әтисе ягына күз дә салмады Ленар, бар игътибары әнисендә иде.

Төнлә ничек йокладың соң? Әллә Казанга барып дәваланып карыйсыңмы? — дип төпченде Ленар.

Беркая да йөрмим, үтә ул. Әйдә керәбез соң, тамагың кипкәндер. Кадыйр, син дә кереп җит чәй кайнауга…-дип борылып басты Мөнирә. Әмма Ленар баш тартты.

— Мин эш арасында гына сугыласы иттем. Кереп тормыйм. Менә пакетларны чоланга куям да. Анда күчтәнәчләр дә бар. Әйдә бергәләп атлыйк әле, — дип әнисен саклык белән генә култыклап алды ул, өйгә таба атлады.

Үзеңнең тазалыгың ничек, балам? — дип сораштырды Мөнирә.

— Ярыйсы, киләсе атнада хастаханәдә ятарга яздылар. Плановый дәвалану гына, елына шулай ике-өч тапкыр кереп ятам бит…

Мөнирә болдырдан улының кузгалып киткәнен карап калды да сөялә-тотына өйгә үтте. Кадыйр да чәй эчәргә кереп җитәр дип, чәй кайнатырга куйды. Улының күчтәнәчләрен яңа савытка салырга теләп сервизның ишеген ачты да үз кыланышына үзе елмаеп куйды. Бу шкаф ишеген ачып тормаса да була иде бит. Кайчандыр пыяласын челпәрәмә китереп кырып төшергән иде Кадыйры. Кулына алган чынаягына да текәлеп карап куйды Мөнирә: буеннан буена чатнаган савыт, шулай да яшьлек ядкәре итеп саклап йөртә әле шуны. Савыт-сабаларны да кырды инде ире рәттән. Аш салып ашарлык тәлинкә, су алып эчәрлек чынаяк калмаган көннәр булды аларның гаиләсендә. Кая күз төшә — шунда иренең тамгалаган билгеләре.

Белмәде, белмәде Мөнирә кемгә кияүгә чыкканын. Иярде дә китте Кадыйр артыннан. Шәһәр кешесе булып яшәрмен дип уйлады. Шәһәр, имеш, шәһәр читендәге алачыкта яшәгәннәр гомер буе гаиләләре белән. Әти-әнисе күптән гүргә кергән улларының явызлыгына чыдаша алмый, беренче хатыны өч кич йоклагач та качып киткән. Бу хакта соңыннан гына белде кәләш. Ә менә Мөнирә килде дә таш булып ятты шул урында. Аек чагында әле кеше сыйфатында була, әмма авызына берәр йотым эләксә, тәмам хәттин аша торган иде Кадыйр. Иреннәрен канатканчы чәйнәп, тешләрен кысып түзде Мөнирә. Барыр җире юк иде аның. Кире өенә кайтсынмы? Бу хакта әнисенә әйтеп караган иде ул, шаккатты әнисе. Кияү сүз тидерерлек түгел, нәрсә ярамаган тагын сиңа, дип пыр тузды.

Хәйләкәрлеген әйт син иренең, авылга кунакка кайта калсалар, күзгә күренеп үзгәрә иде. Барысы белән елмаеп-көлеп сөйләшә, кеше алдында Мөнирә дип кенә тора, балаларны алдыннан төшерми. Эчә дә бит инде күбенгәнче, барыбер битлеген салмый, кемлеген күрсәтми. Ну кайткач инде игәли Мөнирәне. Синекеләр шулай дип әйтте, болай карады, яратмыйлар, тапалап күмәргә ризалар, дип котыра иде төннәр буе. Мөнирәгә дә, балаларга да йокы юк инде, алдында тезелешеп, мескенләнеп басып торалар. Сугып очырмаса ярар иде дип куркып. Анысы да еш була иде, әле малайны тибеп очыра, әле кызны яңаклый башлый, я Мөнирәне башы белән стенага сеңдерә. Кайчакларда шулай тезеп куеп, үзе өстәл артында кәефләнеп, ашап-эчеп утырырга ярата иде ул. Кәефе шәп чакта: «Җырлагыз, тавыкларым!” - дип әмер бирә иде. Тавык дигәндәй, Мөнирәләрнең нәселе кушаматы шундый иде. Кадыйр кайдандыр белеп калгандыр инде. Ә бит җырлыйлар иде. Нинди җырлар җырлаганнар икән? Кем хәтерләсен курку катыш мөгрәп торганнарны. Балаларын бигрәк жәлли иде Мөнирә шундый мыскыллауларга дучар булганда. Үзе ничек тә түзәр…

Нигә түзде икән инде, күз күргән якка чык та кит ике балаңны җитәкләп, изге бәндәләр очрар иде юлында, ярдәм итәрләр иде.

Өйдәгене читкә чыгармады, кешеләрдән оялган булды, балалар хакын хаклады. Балаларга яхшырак булдымы шул ерткыч белән яшәгәннән? Әнә Ленары бөер чирлегә әйләнде, яшьли врачтан врачка йөри. Әти белән яшәгәннең замиры. Кызының бер кайтып ураганы юк.

— Булмый, әни, - ди кызы. – Шул бәдбәхет күземә күренсә, я тыела алмый берәр нәрсә алып сугармын, җанын җәһәннәмгә озатырмын. Балаларны ятим калдырып, төрмә ишекләрен ачып керермен. Үзең кил кунакка. Нервылары тәмам какшаган анысының да, дарулар эчеп кенә тора, бер тазалыгы юк.

Ә Мөнирә нигә аяксыз калды? Эчкән башыннан зәмһәрир суыкта чоланга куып чыгарды аны адәм актыгы. Ничә сәгатьләр туң идәндә бер кат оектан басып торды ул. Кабыргасы сынганын, бите-башыннан күк китмәгәнен, сынган кулы ялгыш ялгануын сөйләп торасы да түгел. Әле болары чәчәкләре генә, кинәт искә килгәннәре, барысын тәфсилләп искә төшерә башласаң, йөрәккә көч килә…

Ә хәзер мулла песие, әйтерсең, берни булмган үткән тормышта. Балаларны теленнән төшерми, Мөнирә дип кенә тора. Акылына кайткан…

Дык итеп ишек ачылды, Кадыйр кергән икән. Уйларыннан уянып, Мөнирә күптән кайнаган чәйнеген өстәлгә таба тартты. Кадыйр хатынының йөзен кара болыт каплаганын шунда ук шәйләп алды, сәбәбен дә аңлады.

— Гафу ит инде, карчык, мин шыр тилене. Гаеп миндә. Онытырга тырыш үткәннәрен. Әле алда яшиселәр бар, — диде ир гаебен аңлап.

Эндәшмәде Мөнирә, карашын тәрәзә артында йөзгән ак болытлага төбәде. Онытып буламы икәнни андый үткәннәрне?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100