Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Үткәннәрне искә алгач, өр-яңадан яшисе килә": Гөлназ Фәйзрахманова Илфар Кәримовка кияүгә чыкты, ИлСафның планнары бозылды, Филүс тыйнаклыгыннан арынды

Кешеләр, олыгайгач, күңелләреннән гел үткәннәрен барлап яшиләр. Көн дә үзгәрүче заманда артка борылып карарга, үткәннәрне искә алырга яратабыз. Хәтирәләрне уйлап юанабыз, сөенәбез, кайчакларда уфтанып та куябыз. Эх, шул чакларга кире кайтып булса иде икән, дибез. Еллар үткән саен, сагыну хисләре көчәеп, күңелләр очрашу мизгелләре көтә. Язмыш турында уйланулар, үткәннәрне сагыну... "Болгар” радиосы оештырган "Үткәннәр сагындыра” концерты турында шулай дип әйтергә була.

news_top_970_100
"Үткәннәрне искә алгач, өр-яңадан яшисе килә": Гөлназ Фәйзрахманова Илфар Кәримовка кияүгә чыкты, ИлСафның планнары бозылды, Филүс тыйнаклыгыннан арынды

“Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган тамашада озак еллар дәвамында халкыбыз күңелендә уелып калган җырлар яңгырады. Танылган башкаручылар белән өч сәгать дәвамында ярты гасырлык чорны күз алдыннан кичердек. Бер сәхнәдә буыннар алмашы да, тарихи вакыйгалар да, традицияләр дә җырлар ярдәмендә үрелеп барды. Кичәдә инде онытылып барган татар халык көйләре белән беррәттән, бүгенге көн җырлары да яңгырады.

Тамаша узачак "Пирамида"га килеп кергәндә, артистлар сәхнә артында мәш килеп чыгышларына әзерләнә иде. Кайсы бизәнә, кайсы киенә, кайсы чыгышын кабатлый, тавышын көйли, кайсы киемнәрен үтүкли. Яшь җырчылар олуг шәхесләр белән бер сәхнәдә чыгыш ясаганда дулкынлануын белдерсә, легендалар үзләрен тыныч тоттылар. Аларга комачауламас өчен залга юнәлдек. Концерт төгәл үз вакытында башланды.

Яңгыр сибәләп торса да, концертка килүчеләр күп иде. Шулай булмыйча, берничә буын җырчыларны туплаган мондый тамаша көн саен булып тормый бит. 


“Алып баручы Илфар Кәримов гаилә корырга җыенамы?”

Мәгълүм булганча, пәрдә ачылу белән иң әүвәл декорация күзгә ташлана. Беренче мизгелдән үк тамаша­чыны әсир иткән сәхнә бизәлеше – ул инде концертның ярты уңышы. Сәхнәнең бизәлеше үзенчәлекле, чынлап та, үткән чорны чыгылдырып ясалган иде. Бар нәрсә, һәр деталь шул чор мохитен тудыра, хәтта алып баручыларның киемнәре дә шул дәвердән иде. Җырчылар чыгышы вакытында махсус эффектлар, төсле утлар, видеоэкран кулланылды. 

Концерт программасы театральләштерелгән тамаша буларак тәкъдим ителде. Алып баручы булып чыгып, папкадан сүз укучы булмады. Халыкны буш сүз сөйләп ялыктырмадылар. Сценарий авторы - "Болгар" радиосы хезмәткәре, Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов гаилә мөнәсәбәтләре, татар халкының үткәнең һәм бүгенге тормышын сүрәтләгән. Мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасын күтәргән. Шулай ук язмыш белән бәйле фәлсәфи уйлануларга да урын биргән.



Концерт “Болгар” радиосы алып баручылары Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманованың мәхәббәт мизгелләреннән башланып китте. Алар бер-берсен өзелеп яратучы гашыйк парларны уйнады.

“Тормышыңны уңай якка үзгәртим, уңай эмоцияләр кичерим дисәң, психолог һәм коучлар моңа кадәр эшләмәгән эшләрне башкарырга куша. Хыялым чынга ашты! Пирамида сәхнәсендә чын актриса булырга туры килде. Гүзәл мәхәббәт тарихы, хисләр, җыр-моң, яраткан җырчылар гомумән башка төрле форматтагы концерт бу”, - диде Гөлназ Фәйзрахманова.

Тамашачыга Илфар Кәримовның уйнавы аеруча ошады. Янәшәмдә утырган ике апа: “Гөлназга карата мәхәббәтен, саф сөю хисләрен шундый ихлас сурәтли, чын актер диярсең. Үзенә гаилә корырга вакыт. Әле өйләнергә җыенмый микән?”, - диештеләр.

“Артур – Марат халыкны уятты”

Җырчылардан иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов күтәрелде. Ул концертны Илсур Хөснетдинов сүзләренә иҗат ителгән “Шомырт бәйләме” җыры белән ачып җибәрде.


Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина халык күптән яратып өлгергән “Син барында” җырын башкарды. “Ретро җырларның һәрберсе безнең өчен якын, нинди дә булса хатирәне искә төшерә. Тамашачылар да бүген үткәннәрен барлап, якты киләчәкләрен уйлап утыргандыр. Бүген милли җыр-моңнарыбызга сусаган тамашачыларга элекке елларда бик популяр булган җырларыбызны ирештерә алуыма чиксез шатмын. Бик кирәкле чара дип саныйм”, - диде ул.



Дөресен әйтим, концерт башта бик сүлпән барды. Тамашачылар әллә үткәннәрен искә төшерделәр, әллә салмак җырлар кәефләренә шулай тәэссир иттеме. Сәхнәдә Артур-Марат дуэты күренгәч кенә халык “уянды”, җанлылык сизелде. “Өзелеп сөймә мине” җырыннан соң күпләр торып басып кул чапты, сызгырды, тыпырдап биючеләр дә булды.

“Тамашачы күз яшьләрен тыеп кала алмады”

Егетләрнең дуэтыннан соң Гөлназ һәм Илфар “гаилә кордылар”. Яшьләрне туйлары белән котлап Татарстанның халык артисты Венера Ганиева “Туй күлмәге” җырын башкарды. Җырчыны бер җыр белән генә җибәрергә теләмәделәр, халык артисты тагын бер “Гомерләрне үлмәс җыр итик” дигән җыр башкарды.

Кеше китә, җыры кала! – "Үткәннәр сагындыра” концертында легендар җырчыларның җырлары онытылмас, күңелдә мәңгегә җуелып калырдай булуына тагын бер кат инанды тамашачы.



Концертта татар эстрадасы патшабикәсе Хәния Фәрхи “Пирамида” залына “килеп керде” һәм җырлый башлады, әмма, ни кызганыч, видеоэкраннарда гына. Тәүге тапкыр сәхнәгә аяк баскан концертыннан күренеш иде бу. “Бәхеткә түзеп кара” дигән җырында тамашачы күз яшен тыеп кала алмады. Соңыннан әлеге җырны Алсу - Азат Фазлыевлар дәвам итте.

Тамашачы нәфис сүз остасы Розалия Зәкиеваны татар әдәбия­ты классиклары әсәрләрен­нән өзекләр укыганда алкышлады, озак вакыт сәхнәдән җибәрми торды. Динә Закированың скрипкада, Айнур Моратовның баянда уйнавын да тамашачы яратты.

“Бәширә Насыйрова урынына Римма Ибраһимова”

Илфар белән Гөлназның “малайлары” тугач, тамашачы Бәширә Насыйрованың “Балакаем” җырын көтте. Янәшәмдә утырган теге ике апа: “Хәзер тучны Бәширә чыга инде”, - диештеләр. Тик сәхнәгә Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова чыкты. Ул Габдулла Тукай шигыренә иҗат ителгән бишек җырын җырлады.



Концертта иң көчле алкышлар һәм чәчәкләр Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичевага булгандыр, мөгаен. Ул сәхнәдә күренүгә, тамашачы янәдән уянып киткәндәй булды. Күпләр аңа кушылып җырлап та алдылар. Җырчыны зал кабат чакырып чыгарып алкышлады. Кызганыч, башка җырчыларга андый бәхет тәтемәде. “Сагыну” җырыннан соң җырчы янына зур чәчәк бәйләме белән бер ир-ат күтәрелде. Халидә Бигичева аңа: “Әйе” дип җавап кайтарды. Кызганыч, ул ир-атның нәрсә әйткәне ишетелмәде, җырчы үзе дә бу хакта әйтергә теләмәде. “Чордашларым белән яшьлегебезне кире кайтардык. Күңелендәге сагыну - юксынуларны, җырларыбыз аша чагылдырдык”, - диде ул.

“Тамашачыга ИлСаф җитмәде”

Тәнәфес вакытында концертка килгән тамашачылар белән аралаштым. Күпләр Татарстанның халык артисты ИлСафның бер җыр белән генә чикләнеп калуына аптырады. “ИлСафны бик яратып тыңлыйбыз. Нигә бер генә җыр җырлагандыр инде? Җитми калды, тагын бер җырын ишетәсе килгән иде”, - диде Казаннан Исламия Абитова.

Чыннан да, кайбер артистлар икешәр җыр башкарганда, ИлСаф бер “Әбиләр чуагы” җырын гына җырлады. Бу хәлләргә ачыклык кертер өчен, ИлСафны эзләп сәхнә артына киттем. Бәхеткә, озак эзләп йөрергә туры килмәде, җырчы каршыма очрады.

- ИлСаф, ни өчен бер генә җыр җырладыгыз? 

- Башта ике җыр җырларга тиеш идем мин, нигәдер бер җырымны сызып ташлаганнар. Бәлки, программага сыешмагандыр. Әйдә, ярар, - дип кулын селтәде җырчы.

- Хәер, тәмле әйбер күп булмый ул, - дип тынычландырдым ИлСафны.



Тәнәфес тәэсире беләнме, икенче бүлек тагын да җанлырак узды. Беренче бүлектә, өлкән буын җырчылары күбрәк булса, икенчесен дә яшьләр дә күренде. Тамашачы икенче бүлектә Регина Тимербулатованың “Дим - Дим”, Рамил Морадымовның “Синең өчен”, Рифат Зариповның “Авыл малайлары”, Илнар Мирановның “Кил син”, Илсөя Бәдретдинованың “Сине уйлап сагынам”, Булат Нигъмәтуллинның “Якын дустын барын онытма”, Гүзәл Уразованың “Нигә болай ашкынасын йөрәк”, Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның “Гомерләр балкышы” җырларын тыңлады.

 

“Тыйнак Филүс Каһиров сәхнәнең астын өскә китерде”

Сүз уңаеннан, концертта санаулы гына җырчылар микрофонга сүз әйтте. Гадәттә, үзен һәрвакыт тыйнак тоткан Филүс Каһиров сәхнәнең астын өскә китерде. “Җиз кыңгырау моңнары” җырын башкарганда тыпырдап биеде, халыкка кушылып җырларга кушты.

“Болгар” радиосы үзенең тыңлаучылары арасында “алтын билет” уйнаткан. Бу алтын билетны откан кеше 2018 елда “Болгар” радиосы оештырган концертларга ел дәвамында бушка йөри алачак. Җиңүчеләрне сәхнәдән Илфар Кәримов игълан итте. “26 апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм шуңа җиңүчене бу саннар белән бәйләп билгеләргә булдык. Шунлыктан “алтын билет”кә 4 рәт 26 урында утырган тамашачы ия була. Шулай ук 12 декабрь “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Шуңа күрә “алтын билет”ны 12 рәт 8 урында утырган кешегә дә бүләк итәбез”, - диде ул.



Бүләкләү чарасыннан соң Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина “Ялгыз аккош күлләрдә”, “Өр яңа баштан” җырларын башкарды. “Үткәннәрне искә алгач, өр-яңадан яшисе килеп китә. Бу тамашада уйланып, бәлки, күңелләребезне бушатып алырбыз. Концертта бакыйлыкка күчкән легендар җырчыларны искә алу белән бәйле сагышлануга да, вакытның сиздермичә узып, үткәннәргә борылып карарга мәҗбүр иткән мизгелләргә дә булыр”, - диде җырчы.




Концерт тәмам. Тамашачыларның күбесе канәгать калды сыман. Ләкин уфтанучылар, вакытыннан алда урыныннан кузгалучылар да шактый иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100