Үлән чәйләре тынычланырга һәм йокы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә ала. Йоклап китү өчен иң нәтиҗәлеләре – песи үләне (валериана), мелисса һәм лаванда, дип аңлаткан «Газета.Ru» басмасына табиб-гастроэнтеролог Евгений Белоусов.
«Чәйнең һәм үлән җыелмаларының билгеле бер төрләре тынычланырга һәм йокы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Алар нерв системасын тынычландыра, борчылу хисен киметә. Үләннәр шунда ук йоклатып җибәрми – аларның төп максаты – нерв системасын тынычландыру, аны тышкы ярсыткычларга азрак бирешүчән итү, тынычланырга ярдәм итү. Йоклап китү өчен иң нәтиҗәлеләре – песи үләне (валериана), мелисса һәм лаванда», – дип билгеләп үтә табиб.
Табиб сүзләренчә, песи үләне йокысызлык белән көрәшү өчен иң билгеле үләннәрнең берсе. Ул нерв системасын тынычландыра, баш авыртканда ярдәм итә.
«Мелисса составында стрессны киметергә ярдәм итә торган антиоксидантлар бар; мелисса чәен мондый ысул белән әзерлиләр: 3–4 яфракка бер стакан җылы су коярга, 15 минут төнәтергә, йоклар алдыннан 1 сәгать кала ашыкмыйча эчәргә. Лаванда көчле седатив эффектка ия, эфир мае йокыны яхшырта һәм эмоциональ киеренкелекне бетерә, басымны нормальләштерә һәм тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә.
Шул ук вакытта тизрәк йоклап китәргә ромашка, мята, страстоцвет (пассифлора), колмак, мәтрүшкә, чабыр, сары мәтрүшкә, сукыр кычыткан һәм колмак күркәләре ярдәм итә ала», – ди Белоусов.