«Тизрәк ярырга кирәк!» - Блогер Кызык-Мызыктан күңелсез хәбәр
Блогер Кызык-Мызык (Илназ Габидуллин) хастаханә юлын таптарга мәҗбүр. Ул бу хакта Инстаграм битендә хәбәр итте.
«Сәлам, дуслар! Кыскача нәрсә булганын аңлатып үтәм. Борын эченә нәрсәдер чыккан кебек борчып йөргән иде. Аннары сызлый, шешә башлады. Кичә ярты көн хастаханәдән хастаханәгә чабып йөри торгач табибка эләктем. „Фурункул, тизрәк ярырга кирәк“, — диделәр дә, наркоз ясап, ярып та аттылар.
Рәхмәт хәл белүчеләргә, барысы да яхшы булыр!» — дип язган ул.